Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

28 декабрьдә эшләү өчен хезмәткәрләрнең язма ризалыгы кирәк

Белми калмагыз.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграммында сораштыру үткәреп, 31 декабрь көнен ял дип игълан иткән иде. Моның өчен 28 декабрьдә эшләргә кирәк була дип яздык.

Тик Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итүнең үз кануннары бар. Үзбуйлы бу канун үзгәрә алмый. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да шул хакта әйтә һәм шулай ук киңәшен дә бирә.

28 декабрь-ял көннәрендә (шимбә), 31 декабрь урынына хезмәткәрләрне бары тик оешма хезмәткәрләренең язма ризалыгы белән генә җәлеп итәргә мөмкин.

"422 нче карарда бу Россия Хезмәт Кодексының 113 нче һәм 115 нче маддәләрен исәпкә алып башкарылырга тиеш дип күрсәтелгән. Ягъни оешма эчендә җитәкче имзасы белән норматив акт чыгарылырга тиеш. Барлык бу эш хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән алып барылырга тиеш, беренчел профсоюз оешмасы булса, шулай ук аның ризалыгы белән», — дип билгеләп үтте министр.

Аңлагансыздыр, димәк, әгәр хезмәткәрләрне 28 декабрьдә  эшкә җәлеп итү турында Карар кабул ителсә оешмада , бу көнне  эш көне бер сәгатькә кыскартылырга тиеш икәнне дә онытмагыз. 

Татар-информ мәгълүматына нигезләнеп язылды.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев