Әтнә таңы

- 29 градус булачак

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә. 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак. Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте. 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска имрәк булачак, ә урыны белән 15-18 гә кадәр, дип яза "Интерфакс"....

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә.

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте.

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска имрәк булачак, ә урыны белән 15-18 гә кадәр, дип яза "Интерфакс".

Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаганча, якындагы өч көндә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кар явачак.

Реклама

22 февральдә төнлә һава температурасы 12 - 17 градус, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 7-12 градус салкын булачак.

23 февральдә салкынайтачак. Шулай итеп, төнлә минималь һава температурасы 17-22 градус, аязганда 25 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Көндез 11-16 градус салкын булыр, дип көтелә.

24 февральдә дә салкын булачак. Төнлә -18..-23 градус, ә аязганда -24..-29 градус булачак, көндез - 12 - 17 градус салкын.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: