Әтнә таңы

2нче колониядә ни булган

Бүген Казанның 2нче колониясендә атыш, шартлау тавышлары ишетелде.

Бу хакта хәбәр итүчеләр күп булып чыкты. Татарстан буенча Россия УФСИНның пресс-хезмәт җитәкчесе моңа аңлатма бирде.

- План нигезендә өйрәнүләр бара. Ул ИК-2 территориясендә түгел, аның белән янәшәдә уздырылды. Массакүләм тәртип бозуларга каршы эшчәнлек күнекмәләрен өйрәндек, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: