Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 июньдә башлана

Татарстанда цифрлы телевидениене көйләргә булышучы волонтерлар махсус кием киячәк

Татарстанда яшәүчеләргә цифрлы телевидениене көйләргә булышучы волонтерларга махсус форма киертәчәкләр. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов әйтте.

"Мошенникларның эшчәнлеген кисәтү өчен бөтен волонтерлар да сертификатлар алачак һәм махсус форма киячәк", - диде ул.

Республикада барлыгы меңнән артык волонтер эшләячәк. Аларны укыту февраль аенда башланырга тиеш. Бу хакта ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы коллегиясендә министр Роман Шәйхетдинов әйткән иде.

Цифрлы телевидениегә күчү планы былтыр ноябрь аенда расланды. Бүген Россиянең җиде регионында күчешнең беренче этабы башлана. Татарстанда бу хәрәкәт өченче этапта, ягъни быел 3 июнь көнне башланачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180591/

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев