Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

13 яшьлек кыз белән никахлашкан өчен элеккеге имамны 4 елга колониягә хөкем иткәннәр

Суд Рәсүл Салиховны «Уналты яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәттә булу һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Чирмешән район суды элеккеге имам Рәсүл Салиховка карата хөкем карары чыгарган, ул узган елның көзендә мәктәптә укучы булган 13 яшьлек кыз белән никах укыткан. Бу хакта суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Суд Салиховны «Уналты яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәттә булу һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан һәм аны дүрт ел ярымга гомуми режимлы колониягә җибәргән.

«Моннан тыш, биш ел дәвамында суд Салиховка мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә нинди дә булса вазифалар биләүне тыйды», - дип өстәп әйттеләр суд матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәктәп укучысы һәм ир-атның никахына бәйле җәнҗалны шәрехләгәнен хәбәр иткән иде. Ул Салихов имам түгел, дип аңлатты.

Татарстанның Чирмешән районы авылларының берсендә 29 яшьлек ир-ат яшүсмер кыз белән никахка кергән. Әлеге эш белән хокук саклау органнары кызыксынган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-07-2020/13-yashlek-kyz-bel-n-nikahlashkan-chen-elekkege-imamny-4-elga-koloniyag-h-kem-itk-nn-r-5758696

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев