Әтнә таңы

30 градуска кадәр салкыннар көтелә

Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана. (Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары...

Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.

Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк.

Реклама

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 28 февральгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак. Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез 12-17 градус салкын көтелә.

Аномаль салкыннар бу көннәрдә Россия башкаласында да күзәтелә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/23/158626/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: