31 декабрьне ял көне итеп игълан итүне төбәкләр үзләре хәл итәчәк
Бу турыда Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
31 декабрьне ял көне итеп игълан итү турында карар кабул итүне төбәк хакимиятләре хәл итәчәк. Бу турыда Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Бу төбәк хакимиятләре карары. 31 декабрь рәсми төстә эш көне булып санала», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев