Әтнә таңы

33 яшьлек әлмәтленең изоляторда гомере өзелгән

33 яшьлек әлмәтленең изоляторда гомере өзелгән. Изоляторда ялгызы гына булган 33 яшьлек әлмәтле Валерий Дергачев үз-үзенә кул салган. 4 март көнне куртка җиңе белән тәрәзә рәшәткәсенә асылынган. Бу хәл Түбән Каманың 1 нче дәвалау-төзәтү учреждениесендә була. ШИЗО камерасына ул шушы көнне генә күчерелгән булган. 10 сәгать 53 минутта аны асылынып...

33 яшьлек әлмәтленең изоляторда гомере өзелгән.


Изоляторда ялгызы гына булган 33 яшьлек әлмәтле Валерий Дергачев үз-үзенә кул салган.
4 март көнне куртка җиңе белән тәрәзә рәшәткәсенә асылынган.
Бу хәл Түбән Каманың 1 нче дәвалау-төзәтү учреждениесендә була. ШИЗО камерасына ул шушы көнне генә күчерелгән булган. 10 сәгать 53 минутта аны асылынып торган хәлдә күреп алалар.
Үлемнең сәбәбе - механик асфиксия. Ир үләр алдыннан язу калдырмаган. Бирегә ул 27 февральдә Әлмәттән китерелгән булган.
23 гыйнварда аны Әлмәт шәһәр суды наркотикларның законсыз әйләнешендә гаепле дип табып, 1 елга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты.

фото: /search_images?fr=amigo&gp=

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: