35 яшьлек автоледи бәрелешү вакытында вафат
Юл фаҗигасе Мәскәү - Уфа юлының 794нче километрында килеп чыккан. (Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Яшел Үзән районында " Рено" машинасын йөртүче хатын-кыз "МАН" фурасы белән бәрелешүдән һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез Мәскәү - Уфа...
Юл фаҗигасе Мәскәү - Уфа юлының 794нче километрында килеп чыккан.
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Яшел Үзән районында " Рено" машинасын йөртүче хатын-кыз "МАН" фурасы белән бәрелешүдән һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә көндез Мәскәү - Уфа юлының 794нче километрында 35 яшьлек автоледи тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиленә килеп бәрелгән.
Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев