Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 45нең 9 мае кояшлы матур көн иде

Туган авылым Яңа Җөлбидә кызу эш вакыты - язгы кыр эшләре. Орлык чәчү, бәрәңге утырту. Яше-карты, көн яктыра башлау белән басуда... Сугыш бетү хәбәрен мин, 2 сыйныф укучысы, мәктәпкә баргач мөдирдән ишеттем. Ул: «Бүген сезгә ял», - дип икенче шатлыклы хәбәрне дә җиткерде. Авылның 1100 гектар җирендә тимер көпчәкле трактор...

Туган авылым Яңа Җөлбидә кызу эш вакыты - язгы кыр эшләре. Орлык чәчү, бәрәңге утырту. Яше-карты, көн яктыра башлау белән басуда... Сугыш бетү хәбәрен мин, 2 сыйныф укучысы, мәктәпкә баргач мөдирдән ишеттем. Ул: "Бүген сезгә ял", - дип икенче шатлыклы хәбәрне дә җиткерде. Авылның 1100 гектар җирендә тимер көпчәкле трактор эшли иде. Йөртүчеләре Кече Әтнә авылыннан Бибинур һәм Мәгъмүрә исемле кызлар, хәзерге вакытта мәрхүмнәр, җаннары җәннәтле булсын. Тракторлары әле дә исән, музейда. Авылда ул вакытта телефон да, радио да юк. Комыргуҗадагы бер телефон 7 авылга хезмәт күрсәтә. Барлык хәбәрләрне халыкка һәр авылдан килгән дежурлар җиткерде. Ул авылларның икесе - Соңгыр, Кабакса хәзерге вакытта юк инде. Мөдиребез укучыларга ял биргән булса да, ул безгә тәтемәде. Хуҗалыктагы бакча казу, бәрәңге утырту һәм башка эшләр без, балалар өстендә булды. Мине бригадир апам (хәзер дә исән - 97 яшь) әти һәм аның иптәше Шәяхмәт бабайның бер аягы аксак алаша Ягор белән тырмаларга җибәрде. Көне буе эшләп бабайларга - берәр, миңа ярты стакан он бирделәр. Әни мәрхүмә безнең гомерне саклап калган "галиҗанәб кычыткан" белән бәйрәм ашы пешереп бирде. Ашадык, әмма тамак ач килеш калды. Берәү әйткән имеш, "ятыр корсак, ятыр, озакламый таң атыр", дип. Таң атса да, кич булса да ашарга шул кычыткан, башка ашарга яраклы үләннәр булды - ничек җаннарыбызны саклап калганбыздыр. Тормышның башка ваклыклары онытылса да, шул каһәрле еллар хәтердән чыкмый. Сугыш чоры балалары йөрәгендә гаять зур яра булып уелып калган авыр һәм куркыныч вакыйга булып тора. Мондый каһәрле еллар кабатланмыйча ил-йортыбыз, Ватаныбөыз тыныч булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев