Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

53 яшьлек ир суга батып үлгән

30 июльдә кичке сәгать 5 тирәсендә Әлки районы Базарлы Матак буасында 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде, дип яза район газетасы. Базарлы Матакта яшәүче бу ир иптәшләре белән су коенырга барган булган. Ул буаны йөзеп чыгарга дип суга керә. Әмма аны көзән җыера башлый. Шунда ук ярдагы иптәшләре коткару хезмәтенә...

30 июльдә кичке сәгать 5 тирәсендә Әлки районы Базарлы Матак буасында 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде, дип яза район газетасы.

Базарлы Матакта яшәүче бу ир иптәшләре белән су коенырга барган булган. Ул буаны йөзеп чыгарга дип суга керә. Әмма аны көзән җыера башлый. Шунда ук ярдагы иптәшләре коткару хезмәтенә шылтыраталар. Республика Гражданлык сагы идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Лилия Гайфуллина әйтүенчә, коткаручы егетләр барып җиткәндә баткан ирнең гәүдәсен иптәшләре судан алып чыккан булалар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев