Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

58 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

Узган атна барышында район юлларында физик затлар тарафыннан - 48,юридик затлар тарафыннан - 9 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.Шулар арасыннан, 11 йөртүче техник яктан төзексез транспорт чарасында йөргән, сигезе - куркынычсызлык каешын такмаган, унҗиде йөртүче - пычрак номер белән йөргән, икесе - тонировкалы, тагын икесе - юл билгесенә туктамаган, өчесе...

Узган атна барышында район юлларында физик затлар тарафыннан - 48,юридик затлар тарафыннан - 9 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.Шулар арасыннан, 11 йөртүче техник яктан төзексез транспорт чарасында йөргән, сигезе - куркынычсызлык каешын такмаган, унҗиде йөртүче - пычрак номер белән йөргән, икесе - тонировкалы, тагын икесе - юл билгесенә туктамаган, өчесе - страховкасыз, берсе - страховкага язылмаган килеш йөрткән, берәр- штрафын вакытында түләмәгән, машинага артык кеше утырткан, документын өйдә оныткан, баласын махсус утыргычсыз йөрткән, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен җавапка тартылган. Тагын бер йөртүче транспорт чарасы белән юл билгесенә бәрелгән, машинага һәм юл билгесенә механик зыян килгән. ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев руль артындагыларга игътибарлы булуларын сорап мөрәҗәгать итә. Шулай ук штрафларны вакытында түләү кирәклеген дә онытмасак иде. Юлларда "Кышкы каникуллар" операциясе ахырына якынлаша . Шуңа да карамастан, балаларыбызга карата игътибарны югалтмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев