Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

6 бала, 7 олы кеше

Нишләгән болар дисезме? Болар салкын тиеп авыручылар. - Бу атнада район үзәк больницасына салкын тиеп, 6 бала, 7 олы кеше мөрәҗәгать иткән. ОРЗ, ОРВИ белән больницага ятып дәваланучылар юк. Мөрәҗәгать итүчеләр дә табиб күрсәтмәсе белән өйләрендә дәваланалар. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар дәвам итә, һәр бала шәфкать туташы тарафыннан тикшерелеп...

Нишләгән болар дисезме? Болар салкын тиеп авыручылар.

- Бу атнада район үзәк больницасына салкын тиеп, 6 бала, 7 олы кеше мөрәҗәгать иткән. ОРЗ, ОРВИ белән больницага ятып дәваланучылар юк. Мөрәҗәгать итүчеләр дә табиб күрсәтмәсе белән өйләрендә дәваланалар. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар дәвам итә, һәр бала шәфкать туташы тарафыннан тикшерелеп кертелә...- ди район больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Көннәр суытты, җылы киенеп йөрегез. С витамины турында онытмагыз, чөнки аның запасы организмда тупланмый. Ә иммунитетны ныгыту өчен нәкъ менә бу витамин кирәк. Билгеле сарымсак, суган да табыныгызда булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев