Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“60 яшемә – 60 картина...”

Вакыйга "60 яшемә - 60 картина..." "Шундый максат куйган идем. Хыялым тормышка ашты", - ди Илдар абый. 5 май, туган көнен көтеп тормаганнар, "Ашыт" спорт комплексында 28 гыйнварда Олы Әтнәдә яшәүче Илдар Хәйдәр улы Вәлиуллинның картиналар күргәзмәсе эшли башлады. Сүрия МИНГАТИНА 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк бу күргәзмә мәдәният бүлеге...

Вакыйга

"60 яшемә - 60 картина..."

"Шундый максат куйган идем. Хыялым тормышка ашты", - ди Илдар абый. 5 май, туган көнен көтеп тормаганнар, "Ашыт" спорт комплексында 28 гыйнварда Олы Әтнәдә яшәүче Илдар Хәйдәр улы Вәлиуллинның картиналар күргәзмәсе эшли башлады.

Сүрия МИНГАТИНА

6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк бу күргәзмә мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган. Күргәзмәгә Илдар Хәйдәр улының төрле елларда ясалган 60 картинасы куелган. Бу Илдар Вәлиуллинның икенче персональ күргәзмәсе. "10 еллар чамасы элек Казан шәһәренең Габдулла Тукай музеенда булган иде беренчесе, аны оештыру артыннан ул вакыттагы мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Марат Хәбибуллин зур тырышлык куйган иде. Монысы икенчесе, иҗатыма игътибар иткәннәре өчен хакимият башлыгыбыз Габделәхәт Гыйлемхан улына, Азат Гыйльметдин улына рәхмәтем зур. Өлешчә күргәзмәләрем Күңгәр, Комыргуҗа, Яңа Шашы мәктәпләрендә дә оештырылды, ул вакытта барлык картиналарымны да күрсәтә алмадым..." - дип сөйли рәссам.

Рәсемне 5 сыйныфта укыганда ук ясый башласа да, махсус белеме юк аның, рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә төшенер өчен армиядә хезмәт итеп кайткач, балалар белән бергә Казанның 4 мәктәбенә укырга йөри ул. "Аллаһы Тәгалә биргән талантың булмаса, белем белән генә ерак китеп булмый, тормыш -академия ул, үзе өйрәтә. Күңел бирергә генә кирәк", - ди. Аеруча табигать күренешләрен, тарихи архитектура үрнәкләрен-бай йортларын, атларны, мәчетләрне ясарга ярата. Барлык картиналарында да районыбыз табигате дисәм, аз гына ялгыш булыр, бер-ике чиркәү рәсеме бар, анысын Казан тирәсендә ясый. "Мәчет кенә ясасам да хаклы булмам, янәшәбездә башка дин тотучылар да бар, алар өчен дә эшләдем", - дип сөенә.

"Мәшәкатьле эш, ясарга җирлеге, буярга буявы, акчасы кирәк, туеп киткән вакытлар булмыймы?",- дип сорыйм Илдар абыйдан. "Иҗат кешеләре бик 100 процент сәламәт булмыйдыр, мин - ташчы, шабаш эшлим дә рәсем ясарга материал алам, ДВП җыям, киндергә дә ясыйм, майлы буяулар сатып алам. Картиналарымны сатып акча эшләгәнем юк, бүләк итәргә яратам. "Алам", дигән кеше дә юк. Алырга теләүчеләр булса, миңа мөрәҗәгать итсеннәр. Ясап туйганым юк, ә менә ясап булмаган вакытлар була үзе", - ди. Үзен "Хис кешесе мин", дип атый.

Картиналар ясар өчен 3×3 метрлы мастерской ясап куйган. Җәй - этюдлар чоры, төрле җирләргә барып сызгалап карап кайта да, кыш көне картиналар ясарга тотына. Ә картиналары, әйткәнемчә, карап туйгысыз. Күргәзмә ачылышында район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова да катнашты. Рәссамга киләчәк эшендә уңышлар теләде. Сөйләүчеләр сөйли торды, ә без картиналардан аерыла алмадык. Илдар абый үзе бу картиналарның кайда ясалганлыгын, тарихын сөйли барды. Матурлык әсир итте. Сез дә барып карагыз, җаныгыз ял итәр.

Күргәзмә 6 гыйнварга кадәр,10 сәгатьтән 16. 00 гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев