Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

61 тапкыр бозганнар

7-13 август көннәрендә әнә шуның кадәр юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кагыйдә бозу очрагының унысы - руль артындагыларның тизлекне тиешледән арттыруы белән бәйле. Куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр саны исә - унбер. Төзек түгел машина руле артына утырган - биш, штрафын вакытында түләмәгән...

7-13 август көннәрендә әнә шуның кадәр юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кагыйдә бозу очрагының унысы - руль артындагыларның тизлекне тиешледән арттыруы белән бәйле. Куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр саны исә - унбер. Төзек түгел машина руле артына утырган - биш, штрафын вакытында түләмәгән - бер, утлары төзек булмаган машинада йөргән - өч, юл билгесенә дөрес итеп туктамаган - алты, номерлары пычрак - алты, страховкасыз йөргән җиде машина йөртүчегә карата да административ протоколлар төзелгән. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утырган - ике, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган бер йөртүченең машина йөртү белән бәйле киләчәге судта хәл ителәчәк. Тиз генә руль артына утыру тәтемәс мөгаен аларга. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев кичке якта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыру кирәклегенә дә басым ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев