Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

8 елга хөкем ителде

2013 елның 15 декабрендә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәрге вакыт эчендә, төгәл вакыты тикшерү органнары тарафыннан билгеләнмәде, Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районы Комыргуҗка авылының Татарстан урамындагы 3 санлы йортында абыйлы-энеле Ибраһимов Зиннур Госман улы һәм Ибраһимов Газинур Госман улы үзара дошманлык нәтиҗәсендә кычкырышалар. Бу вакытта Зиннур Ибраһимовта Газинур Ибраһимовка үтерерлек...

2013 елның 15 декабрендә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәрге вакыт эчендә, төгәл вакыты тикшерү органнары тарафыннан билгеләнмәде, Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районы Комыргуҗка авылының Татарстан урамындагы 3 санлы йортында абыйлы-энеле Ибраһимов Зиннур Госман улы һәм Ибраһимов Газинур Госман улы үзара дошманлык нәтиҗәсендә кычкырышалар. Бу вакытта Зиннур Ибраһимовта Газинур Ибраһимовка үтерерлек дәрәҗәдә аеруча авыр җинаять ясау теләге туа.

Үзенең җинаятьчел фикерен тормышка ашыру максатыннан, алкоголь белән исереклек халәтендәге Зиннур Ибраһимов, югарыда телгә алган вакытта, агрессив хәлдә килеш, белә торып, Газинур Ибраһимовны үтерү максатыннан, үз хәрәкәтләренең җәмгыяви яктан куркыныч икәнен аңлаган хәлдә, гамәлләренең начар нәтиҗәләргә китерүен белә торып һәм шуны теләп, каза күрүчегә кухны пычагы белән тормыш өчен мөһим органнарга 11 тапкырдан да ким итмичә, шул исәптән сул һәм уң яң күкрәкләренә, шулай ук гәүдәсенең башка өлешләренә кадый.

Соңыннан Ибраһимов Г.Г. алган тән җәрәхәтләреннән Әтнә үзәк больницасында вафат булды. 2014 елның 7 мартында З.Ибраһимов Әтнә район суды тарафыннан 8 елга хөкем ителеп, каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрелде. Әлеге хөкем карары белән риза булмыйча Татарстан Республикасының Югары судына шикаять бирелде. Тик Әтнә район суды карары үзгәрешсез калдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев