Әтнә таңы

Әтнә районында 9 километр асфальт җәелде

Юл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов эш бүлмәсендә: "Тиздән кар да ява икән", - дип, синоптиклар фаразы язылган кәгазьләрне актара иде.

- Эшчеләр составының төп өлеше үзгәрмәде диярлек. Ә менә яңа техникалар белән тулыландык, - дип, куанычы белән уртаклашты.

Оешмага 2 яңа "КДМ" машинасы кайткан, хәзер аларның саны 4кә тулган. Дөрес, берсе юлны чистарта гына. Кышкы чорга дип әзерләнгән тоз-ком кушылмасы да аз түгел. Барысы 2600 тонна, узган елгыдан артыграк итеп туплаганнар.

- Кыскасы, безнең өчен районда җәйге төзелеш чоры тәмамланды, ә кышкы чорга без инде әзер, - дип дәвам итте сүзен.

Реклама

Дөрестән дә, эш нәтиҗәләре начар түгел. Олы Әтнә-Ташкичү юлы белән бик күпләр таныштыр. Әлеге 5 километр юлдан хәзер "җырлап" барырлык. Ә барысы районда төрле программалар буенча 9 километр асфальт юл җәелде. Безнең юл оешмасы хезмәткәрләренең төп хезмәте - юлларны, юл кырыйларын ремонтлау һәм тиешле таләпләргә тәңгәл китерү. Бу уңайдан юл кырыйларыннан бер фермага җитәрлек печән чаптылар бугай. Махсус тракторлары бар, әлбәттә. Ә менә юл билгесенең тирә-ягын, юл кырыендагы барьерның аскы өлешләрен чалгы белән чабалар. Моннан тыш, шактый зур мәйданда асфальттагы чокырларны ямадылар. "Елдагыча, 6 мең квадрат метр тирәсе булды",- диделәр.

Хезмәткәрләр турында да сораштык. "Егетләрне аерып мактап булмый, чөнки бездә бар да тырыш", - диде җитәкче.

Шушы көннәрдә "юлчы"ларның һөнәри бәйрәме. Шөкер, бәйрәмне күтәренке рух белән каршылыйлар, кышкы чорны да яхшы уздырырга язсын.

"Безнең генә түгел, юлдагы һәркемнең уртак бәйрәме бу", - диләр "юлчы"лар. Авто фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: