Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

А штаммлы грипп, В штаммлы вирус - ничек белеп була?

Грипп килә, җәмәгать! Роспотребнадзор идарәcе белгечләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең кайбер төбәкләрендә февральнең беренче көннәрендә үк баш калкыта башлаган вирус бүген инде үз "эше"нә ныклап керешкән. Идарә мәгълүматларына караганда, 29 гыйнвар - 4 февраль аралыгында Россиянең тугыз төбәгендә грипп һәм тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән...

Грипп килә, җәмәгать! Роспотребнадзор идарәcе белгечләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең кайбер төбәкләрендә февральнең беренче көннәрендә үк баш калкыта башлаган вирус бүген инде үз "эше"нә ныклап керешкән. Идарә мәгълүматларына караганда, 29 гыйнвар - 4 февраль аралыгында Россиянең тугыз төбәгендә грипп һәм тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны эпидемия чигеннән артып киткән.

Пермь, Якутия, Ханты-Манси автономияле округы, Тамбов, Ленинград, Липецк, Брянск, Смоленск һәм Саратов өлкәләрендәге күп кенә мәктәпләрдә бер-бер артлы карантин игълан ителде. "Лаборатор тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, әлегә ил халкы, нигездә, ОРВИ һәм А штаммлы грипп белән авырый. Әмма тынычланырга ир­тәрәк әле. Авыру март башларына кадәр һөҗүм итәргә охшап тора. Ник дигәндә, нәкъ менә шушы чорда Европадан В штаммлы вирус киләчәк дип көтелә. Анысы инде күпкә катлаулырак формада уза", - ди Роспотребнадзор белгечләре. Татарстанда исә грипп белән бәйле вәзгыять әлегә тотрыклы, дип бәя­ләнә. Аның каравы, соңгы ике атнада тирән сулыш юллары вируслы инфекциясен йоктыручылар саны арта бара. Роспотреб­над­зорның Татарстан буенча ида­рә­сеннән хәбәр итүләренчә, 29 гыйнвар - 4 февраль аралыгында республикада ОРВИ белән авыручылар саны 1,5 мең кешегә арткан булса, 5 - 12 февральдә чиргә бирешүчеләр тагын мең кешегә күбәйгән.

Әллә икесе дә бер чорда котырганга, әллә охшаш билгеләре күп булганга, грипп белән ОРВИны еш бутыйбыз. Нәтиҗәдә, чиргә каршы көрәшкәндә дә бик күп хаталар ясала. Исеменнән аңлашылганча, ти­рән сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) югары сулыш юлларын зарарлавы белән аерыла. Грипп исә аның конкрет бер төре санала. Төзелеше үзгә булу аркасында, әлеге төр вирус бик тиз рә­вешен үзгәртергә мөмкин. Ел­ның-елында яңа штаммлы вируслар пәйда булуның төп сәбәбе дә шуннан гыйбарәт, ди белгечләр. Моннан тыш грипп организмны ОРВИга караганда ныграк зарарлавы белән дә куркыныч. Еш кына эпидемия дәрәҗәсенә җитүче әлеге вирусны җиңү өчен дә шактый вакыт таләп ителә. Тирән сулыш юллары вируслы инфекциясен грипптан ничек аерырга? Каш ясыйм дип күз чыгармас өчен, ничек дәваланырга? Әлеге һәм башка сораулар белән табиб-терапевт Галия ХАРИСОВАга мөрәҗәгать иттек.

Беренче билгеләр. Халык телендә салкын тию дип йөртелгән ОРВИ вакытында авыру билгеләре 24-48 сәгать эчендә көчәя. Грипп йоктырган кеше исә, гадәттә, 3-4 сәгатьтән соң аяктан егыла. Кисәк кенә температура күтәрелә, буыннар сызлый, күз яшьләнә.

Температура. Тирән сулыш юллары инфекциясен йоктырганда тән температурасы, күп дигәндә, 38 градуска күтәрелә. Грипп вакытында исә ул 39 градустан да артып китә. Грипп вакытында температура төшерүче гадәти даруларның да файдасы тими диярлек.

Организмның вируслар белән агулануы. Бу яктан ОРВИ белән гриппның берсен алып, икенчесен куя торган түгел. Һәр ике очракта да организм вируслар белән агулана. Аерма шунда: ОРВИ вакытында алар үзен тиз ару, хәл­сезлек, йокы килү кебек җиңелчә билгеләр ярдәмендә генә сиз­дер­сә, грипп белән авыручы баш авырту, буыннар сызлау, күңел болгану, кайчак косудан да тилмерергә мөмкин.

Томау төшү, төчкерү. Тирән сулыш юллары инфекциясен йоктырганда борын томалану беренче ике көндә күзәтелә, грипп вакытында ул өченче-дүртенче көнгә генә "бәреп чыга". Төчкерү исә ОРВИ вакытында чирнең башыннан ахырына кадәр озата бара. Грипп белән авырганда төчкерү бөтенләй күзәтелми диярлек.

Ютәл. ОРВИ вакытында ул, гадәттә, салкын тиюнең 2-4 көнен­дә пәйда була. Грипп белән авыручы исә чирнең башыннан ахырына кадәр коры ютәлдән интегә.

Күз яшьләнү. Тирән сулыш юллары инфекциясенә мондый билге бөтенләй хас түгел. Грипп вакытында исә күзләр кызара, яшь­ләнә, якты утка карау кыенлаша.

Ашказаны-эчәк тракты белән бәйле борчулар. Тирән сулыш юллары инфекциясен йоктырган кешедә мондый билге бик сирәк күзәтелә. Грипп белән авырган кеше исә еш кына эч авырту, косудан интегә…


Тулысы белән уку өчен басыгыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=320

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев