Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ӘБИЛӘР! АЛДАНМАГЫЗ!

Соңгы вакытта гел сөйләнеп, язылып торса да, мошенниклар үз эшләрен эшләүләрен дәвам итәләр.

20 декабрь көнендә үзләрен Мәскәүдән дип таныштырган ике ир-егет, Кышлау авылында әбиләрне җыеп, пенсия арттырабыз дип, 500 сумлык массажерны 5500 сумга сатып киткәннәр. "Кулларында печатьле кәгазьләр, адреслары язылгач, чындыр дип уйладык", - диләр. Бәлки бу кешеләр Күшәр, Чембулат авылларын да айкаганнардыр. "Берәүгә дә ышанмагыз, сатучыларны өегезгә кертмәгез дип сөйләп, һәркайсына брошюралар калдырып, йөреп аңлатып торабыз", әбиләр, авыл кешеләре һаман алданалар. Берәүгә дә ышанып акча бирмәскә, әйбер сатып алмаска, өйгә үк кертмәскә кирәк", - дип кисәтә полиция хезмәткәре Илшат Баязитов та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев