Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АВЫЛЛАРДА – “ЯШЬЛЕК” УРАМНАРЫ

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү турында Федераль Закон дөнья күргәннән соң, күп авылларда яңа урамнар барлыкка килде.

Әлеге закон белән бәй­ле эшчәнлекләре хакында районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Альберт Азат улы Гариповтан, Кү­чем­сез милекне дәүләт теркәү палатасының Әт­нә бүлекчәсе җитәкчесе Равил Наил улы Хис­мәтуллиннан сораштым.

- Закон көченә кер­гәннән алып бүгенге көнгә кадәр җир участогы сорап мөрәҗәгать итүләр күп булдымы?

Альберт Азат улы:

- 122 кеше гариза бе­лән мөрәҗәгать итте, 118енә җир участогы бирелде, тагын бер участок якын арада биреләчәк. Бу сан артуга таба үзгәреп тора. Җир участогы бирүдә тоткарлыклар юк.

- Ә өч кешенең гаризасы кире кагылдымы?

Альберт Азат улы:

- Юк, әлбәттә. Әлегә аларга биреләсе җир участогы ахыргача тәга­енләнмәгән. Ягъни, гариза нигезендә кешегә җир участогы тәкъдим ителә. Ә ул башка җирдән бирүне сорап, тәкъдимнән баш тартырга мөмкин. Әлеге өч гариза нәкъ шундый очраклар белән бәйле.

- Тулырак аңлатып үт­мәссезме?

Альберт Азат улы:

- Без тәкъдим иткәннән өч тапкыр баш тарткач, ул кеше җир участогы сорау­чылар чиратының ахырына күчерелә.

- Сезнеңчә, баш тарту ни белән бәйле?

Равил Наил улы:

- Безнең тәкъдим канәгатьләндерми, күрәсең. Закон нигезендә җир участогы авыл җирлеге территориясендә, әгәр ан­да буш участок булмаса һәм бары шушы очракта гына күрше авыл җирлегендә бирелә ала.

- Җир участогын күбе­сенчә каян алалар?

Равил Наил улы:

- Күбесенчә үз авылларыннан сайлыйлар. Шул сәбәпле күп авылларда яңа урамнар барлыкка килде: әйтик Олы Әтнә, Күшәр, Бәхтияр - Яшьлек, Олы Мәңгәр В. Мәхмүтов исемендәге урам белән горурлана ала.

- Җир участогын сатарга теләүчеләр дә бар. Бу мөмкинме?

Равил Наил улы:

- Закон нигезендә мөм­кин, әмма шактый катлау­лы. Чөнки җир участогы балигъ булмаган баланың да өлеше булып тора. Сатарга уйласаң, балага шундый ук җир участогы тәкъдим итәргә кирәк.

- Авылда яшәсәң дә, җир участогын район үзә­ген­нән алырга да мөмкин диләр?

Альберт Азат улы:

- Юк, мөмкин тү­гел, ул яшәргә тер­кәл­­гән уры­н­­­­га бәйле рәвеш­тә би­ре­лә. Дөрестән дә, җир участогын Олы Әтнәдән сорау­чылар күп. Олы Әтнәнең үзендә дә күп балалы гаи­ләләр бар.

- Халыкның җир участогын район үзәгеннән соравын аңларга да була кебек. Федераль Законда җир участогын муниципаль район территориясендә би­рергә диелгән бит...

Равил Наил улы:

- Татарстан Рес­пуб­лика­сының Дәүләт Советы тарафыннан да Закон кабул ителде. Законның 6нчы маддәсе нигезендә, "... җир участогы тиешле шәһәр яки авыл җирлеге чикләрендә бирелә" диелгән. Бу аңлашыла да, югыйсә барлык кеше дә җир участогын Казаннан яки район үзәгеннән генә алырга теләр иде.

- Әңгәмәгез өчен рәх­мәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X