Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гайдар тимурчылары – Бәрәскәдә

Элек-электән әбиләребез тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.


Мәктәбебездә тимурчылык эше киң җәелдерелгән. Картлык көннәрендә ялгыз калган, ярдәмгә мохтаҗ әбиләргә һәрвакыт ярдәм итәбез, аларны төрле очрашуларга чакырабыз.Өлкәннәр ункөнлеге үтеп китсә дә, без - 5 класс укучылары, 21 нче октябрь көнне әбиләребезне мәктәпкә кунакка чакырдык.Чөнки әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар- безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.
Үзләренең чыгышларыннан аңлашылганча, безнең әбиләребез авыр чорда үскәннәр. Аларга, бүгенге көндәге кебек, уңайлы шартлар күрергә насыйп булмаган. Без үзебезнең нинди рәхәт тормышта яшәвебезне аңладык һәм без өлкәннәргә хөрмәтле, ярдәмчел, игътибарлы булырга кирәк дигән максат та куйдык. Соңыннан "Олыларны хөрмәт итмәгән - минем өммәтемнән түгел" дигән хәдис белән класс җитәкчебез Раушания апа таныштырып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев