Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ачтым күңелем пәрдәсен” – Дамир Нуриәхмәтов

Дөньяга мәшһүр Тукаебызны биргән данлы Арча якларында туып -үс тә, шигьри җанлы була алма, имеш! Дөрестән дә, туган төбәгебезнең гүзәл табигате, шифалы сулары, җәйрәп яткан иркен басу-кырлары, җиләкле аланнары һәм "гаскәр кеби тезелеп киткән чыршы-нарат"лы урманнары ничек инде илһам чишмәсе була алмасын ди?! Шушы гүзәл табигатьле Арча районы Урта Бирәзә...


Дөньяга мәшһүр Тукаебызны биргән данлы Арча якларында туып -үс тә, шигьри җанлы була алма, имеш!
Дөрестән дә, туган төбәгебезнең гүзәл табигате, шифалы сулары, җәйрәп яткан иркен басу-кырлары, җиләкле аланнары һәм "гаскәр кеби тезелеп киткән чыршы-нарат"лы урманнары ничек инде илһам чишмәсе була алмасын ди?!
Шушы гүзәл табигатьле Арча районы Урта Бирәзә авылында 1961 нче елны Бөек Ватан сугышы ветераны- күп кенә орден-медальләр иясе Нуриәхмәтов Фәтхрахман һәм авыл халкының ихтирамын яулаган укытучы Суфиялар гаиләсендә Дамир дөньяга тәүге аваз сала. Гаиләдә барысы 7 бала!
Әти-әнисе бик тыйнак, авылның иң абруйлы кешеләре булгангамы, Дамир үзе дә тыйнак, тәртипле, белемгә омтылучан, Табигать-Анабызны күзәтүчән, эшчән, тырыш бала булып үсә.
1978 нче елда Арчаның 3нче номерлы урта мәктәбен тәмамлый.
Менә шушы мәктәптә укыган елларда ук "каләм тибрәтә" башлый.
Туктагыз дуслар! Мин ашыгып сезне Дамир белән таныштыра башладым түгелме соң?! "Кем соң ул Дамир Нуриәхмәтов?"- дигән уй башыгызга килгәндер сезнең, мөгаен. Аңлатып үтим әле--без бит, 2017 нче елның 28 нче июлендә аның "күңел пәрдәсен ачканын " белеп, Арча үзәкләштерелгән китапханәсенә җыйналган идек. Аның бит "беренче карлыгачы" -иҗат җимешләреннән торган "Ачтым күңелем пәрдәсен" дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде бу көнне !
Күпме дуслары, якын туганнары,гаиләсе җыйналды бу кичәгә.
Әле Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар да кайткан иде -Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, бизәүче-рәссам Фәйзрахман Камалов, профессор, якташыбыз, шагыйрь Рифат Җамал.
Районыбыз хакимияте башлыгы урынбасары Гарифзянов Рамиль Илгиз улының матур теләкләрен җиткереп кичәбезне ачып җибәрүе ямь өстенә ямь бирде.
Дөрестән дә безнең Арчабызда район хакимияте тарафыннан бик нык игьтибар бирелә шул, әдәбияткә, сәнгатькә, шигьрияткә гашыйк булучыларга. Үзләренең ныклы киңәшләрен дә биреп, "күтәреп", үстереп җибәрергә һәрчак әзер булган җитәкчеләребез дә булгангадыр--безнең төбәгебездән, зыялы, мәгьрифәтле, белемле шәхесләр елдан-ел "туып", ачылып,танылып кына торалар.
Менә, дуслар,кулда, ниһаять, Дамирның беренче "нарасые" -иҗат җимеше!
Кулга алып, әле буяу исе дә бетмәгән, яңа туган баладай саф та, серле дә тоелган китапның беренче битләрен ачам. Хуплау сүзләрен дә шәгыйрә Шәмсия Җиһангирова үзе язган!
..."Мин үземне шагыйрь дип түгел, алардан үрнәк алучы дип саныйм"... дип язган сүзләрен укыгач, күңелдә ышаныч уяна -ниндидер ачышлар булырга тиеш бит бу кешенең күңел пәрдәсе артында. Йотлыгып укый башлыйм. Һәм,шөкер, һәр шигыре саен диярлек күңел кылларын "чиртеп алучы"ачышлар таба барам."--дип бәясен бирә шагыйрә.
Ә беләсезме Дамирның беренче шигыре Бөек шагыйребез Г.Тукайның юбилеена багышлап язылган "Мин бит Тукай якташы" исемле икәнен?! Менә, сезне дә таныштырып үтим әле :

...Төбәлгән Кырлай ягына
Татарның күз карашы.
Бәхетле тоям үземне -
Мин бит Тукай якташы! ...

дип башланып китә ул. Һәм аның бу шигыре район һәм "Ватаным Татарстан" газеталарында урын алгач, "Бу минем өчен бик зур сөенеч булды,иҗатымда алга этәргеч булды дисәм дә буладыр", - дип яза ул.
Дамирның беренче китабын тәкьдир итү кичәсе шулкадәр күңелгә якын булды- җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге,киләчәккә өмет һәм якты хыяллар, тормышны, яшәешне ярату хисләре яңарды. Изге теләкләр дә мул булды, моңлы җырлар белән үрелеп баруы күңелләрне нечкәртте. Дамирның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, таныштырып китүләрне дә барыбыз да яратып тыңладык. Яратмаслык мыни - менә аның "Хәтер сукмагы " дигән шигыреннән юллар:

"Хәтер дулкыннары кочагында
Балачакка кайтып барышым.
Якынайтып үткән юлларымның
Чакырымнарын, һәрбер карышын."...

Ә инде "Иң зур байлык" дигән шигыреннән бер генә куплетын укып карыйк:

..."Бәхет байлыкта түгелгә
Ышансын иде халык.
Рухи мирас, телебезгә
Мәңгегә тугры калыйк!"...
Туган телебезне саклауның нинди әһәмиятле булуын үз сүзләре белән әйтеп бирә ала ул!
Дусларым!
Хискә бирелеп, әйтеп үтәргә онытып торам икән :
Безнең бит шәһәребез китапханәсе каршында өлкәннәребез өчен дә "Яшәү яме" дигән китап сөючеләр клубыбыз эшли. Анда бик теләп һәм яратып йөрибез, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар дисеңме, якташ язучыларыбызны (бакыйлыкка күчкән) искә алу кичәләре дисеңме. Сикертән авылында Мөхәммәт ага Мәгьдиев музеена экскурцияләр һ.б. төрле чараларда матур итеп катнашабыз. Өлкәннәребез үзләренә яңа дуслар таба, бер-берсе белән аралаша, дөрестән дә яшәү ямен тоеп,рухи байлык алып, дустанә яши.
Тагын бер кызыклы мәгьлүмат җиткерим әле, дусларым- безнең бит китапханә каршында оешкан "Каурый каләм " иҗат берләшмәбез бик матур итеп эшләп килә .Без бу оешмабызда каләмнәребезне "чарлыйбыз", шомартабыз,күренекле язучылар, шагыйрьләр белән һәрдаим очрашып торабыз. Алардан киңәшләр сорыйбыз, тәнкыйтьләр дә кабул итеп җитешсезлекләребезне бетерү өстендә эшлибез. Даими рәвештә җыелып, бер-беребезнең шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен анализлыйбыз, төзәтәбез, рифма, ритм аксамыймы, башкаларны кабатламыйбызмы- һ.б. бик күп кызыксындырган сорауларга җавап эзлибез--кыскасы--шулай иҗат белән шөгыльләнәбез.
Ә инде "Әдәби мәйданнар" да чыгышлар ясап,урам бәйрәмнәрендә үзебез язган һәм әдипләребез язган шигырьләрне укып, халкыбызның күңелен күрәбез. "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгьзалары булган күбебезнең инде берничәшәр китаплары басылып чыгып," дөнья күрергә"өлгерде.Һәм узган ел безнең "Каурый каләм" леләргә тагын бер бәхет елмайды--безнең шигырьләребездән тупланып, "Шигьри тәлгәшләр"дигән китабыбыз да басылып чыкты. Әлбәттә, бу китапны бастыруда районыбыз җитәкчеләре зур матди ярдәм күрсәттеләр. Безнең иҗатка әһәмият бирүләре, безне иҗатка рухландырулары өчен рәхмәттән башка ни дисең?!.
Ни өчен язаммы мин бу иҗат берләшмәбез турында--бер дә аптырамагыз-язам-чөнки бу мәкаләмнең төп герое--Дамир Нуриәхмәтов--безнең"Каурый каләм"ебезнең иң актив әгьзасы! Ул безне үзенең матур,мәгьнәле шигырьләре белән таң калдыра!
Әле безнең "Каурый каләм"леләр ТНВ каналында баручы "Башваткыч" тапшыруна да барып, матур гына чыгыш ясап кайттылар. Ә бу тапшыруда кем җиңүче булды дисезме- безнең Дамир Нуриәхмәтов, билгеле! Җиңүче булырлыгы да бар шул аның--ул шулкадәр күп белә,чөнки, балачактан китаплар укырга яраткан, "аяклы энциклопедия" инде менә! Чын-чын, мәгәр!
Әле, өстәвенә, ул аучы да, балыкчы да, табигать күренешләрен күзәтеп, оста итеп фотога да төшерә белә.
Юкка гына Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, кырчылык бригадасын җитәкләмәгән ул-күп шигырьләрен табигатькә, туган җиргә багышлап язган һәм туган якка мәхәббәт, тормыш гүзәллеге турында яза алган ул.
Әлбәттә, ата-анага булган ихтирамы шигырьләрендә чагыла -"Анага мәдхия", "Тетрәнү".һ.б.

. ..Наздан үргән җылы ояларда
Сабый чагы үтсен баланың.
Өйнең күрке алар, урыннары
Түрдән булсын ата-ананың!...("Тетрәнү" шигыреннән.)

Ә мәхәббәт, сөю-сәгадәт берәүне дә битараф калдырмый торгандыр инде ул.
Дамирның да мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләре "Хуш дип әйтә алмыйм сөюгә"дигән бүлектә урын алган:

..."Йокысыз үтсә дә төннәрем,
Түзәм барыбер яну-көюгә.
Өмет белән тулы күңелем,
Хуш дип әйтә алмыйм сөюгә..."

"Туган җир сулышы"дигән бүлектә табигатьне күзәтеп язган шигырьләре тупланган. Ул алсу таңны да, җәйге төнне дә, яшьлек чишмәсен дә,шаян буранны да, киек каз юлын да, язгы күкрәүне дә ишетә һәм күрә белә һәм шигырь юлларына төшерә. (санап чыкканнар-барысы да аның шигырьләре исеме).

Яңа көн туган бу мизгел
Әсир итә күңелне.
Газиз җир сулышын тою
Иң зур бәхет түгелме?! -

Әйе,дуслар!Дамир Нуриәхмәтовның "күңел пәрдәсе"нең әле бер читен генә "ачтык".Тик шулай да ул безне күпме мәгьнәле, ихлас шигырьләр дөньясына алып кереп китә алды! Дәвамлы булсын, Дамир,иҗатың!
Шигьри тәлгәшләрең өлгереп,күңелең чишмәсеннән ургылып чыксыннар да, "челтерәп агып" торсыннар!
Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова сүзләре белән тәмамлыйсы килә язмамны:
..."Уңышлар телик Дамир Нуриәхмәтовка.
Киләчәктә дә күңеле пәрдәсен ачып, безне яңадан-яңа иҗади уңышлары белән куандырсын! "
Амин,шулай булсын дигән изге теләкләрдә калабыз без дә- Дамирның- безнең Дамирның каләмдәш дуслары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев