Әтнә таңы

Адәм башы ниләр күрми

Адәм башы ниләр күрми. Сүзем Әтнә районы Күәм авылы кешесе, 1915 нче елгы Мөхәммәтҗанов Газимҗан Мөхәммәтҗан улы турында. Аның нәселе үз көннәрен маңгай тирен түгеп яши торган җир кешеләре булган. Газимҗанның әтисе Мөхәммәтҗан абый бу тирәдә билгеле шәхес, революциягә кадәр авылда староста булып торган, соңрак ярлылар комитетын (комбед) җитәкләгән. Газимҗан...

Реклама

Адәм башы ниләр күрми.
Сүзем Әтнә районы Күәм авылы кешесе, 1915 нче елгы Мөхәммәтҗанов Газимҗан Мөхәммәтҗан улы турында. Аның нәселе үз көннәрен маңгай тирен түгеп яши торган җир кешеләре булган. Газимҗанның әтисе Мөхәммәтҗан абый бу тирәдә билгеле шәхес, революциягә кадәр авылда староста булып торган, соңрак ярлылар комитетын (комбед) җитәкләгән. Газимҗан 19 яшендә армиягә алына. Ватан каршындагы изге бурычын үтәп, туган авылыма кайтам дип куанып йөргәндә, 1939 елда Фин сугышы башлана. Газимҗан анда батырларча сугыша, кече командир дәрәҗәсенә күтәрелә.СССР белән Финляндия арасында солых төзелә. Ләкин егеткә туган җиренә кайту тагын насыйп булмый. 1941 елның 22 - июнендә Гитлер Германиясе Советлар Союзына каршы, кешелек дөньясы тарихында иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугыш башлый. Туган авылына кайту, туганнары белән очрашып күрешү урынына Газимҗанга тагын фронтка китәргә туры килә. Ул генерал Мерецков командалык иткән Волхов фронты составындагы генерал-лейтенант А. А. Власовның 2 нче Удар армиясенә эләгә. Газимҗанның язмышын ачыклап бетерү өчен аз гына тарихка күз салып үтик.
1941 елның августында Власовның 37 нче армиясе чолганышта кала, ләкин ул үз армиясенең күпчелек өлешен чолганыштан чыгаруга ирешә. Аннан соң аны Көнбатыш фронтның 20 нче армиясенә командующий итеп билгелиләр. Бу армия Мәскәү астында геройларча сугыша, Власовка 1942 елның 28 январенда генерал-лейтенант званиесе бирелә. Ставка каршында аның дәрәҗәсе зур була.
Сугыш башында Соет гаскәрләре котычкыч югалтулар кичерә. Газимҗан хезмәт иткән Волхов фронтында да хәлләр яхшыдан булмый. Фронт составындагы 2нче Удар армия чолганышта кала. Фронт командующие Мерецков Сталинга, бу армияне, чолганыштан чыгу буенча зур тәҗрибәсе булган генерал Власов кына коткара алачак дигән фикерне җиткерә. Шулай итеп генерал Власовка, инде тар-мар ителеп бетә язган 2нче Удар армия белән командалык итү бурычы йөкләнә.Ул мөмкин булганның барын да эшли,урман, сазлыклардан 16000 солдат һәм офицернычолганыштан чыгаруга ирешә.Ләкин 6000 сугышчы һәлак була, 8000 е хәбәрсез югала.Армияне инде коткарып булмаячагы аңлашыла.Татар халкының каһарман улы патриот шагыйрь Муса Җәлил дә Волхов фронтында дошманга әсир төшә.
Генерал Власов та әсирлеккә эләгә ,немецлар белән зезмәттәшлек итә башлый,РОА ( Рус азатлык армиясе ) төзүгә керешә.Шуннан соң чолганышка эләккән совет солдатларын котычкыч исем белән "власовчылар" дип атап йөртә башлыйлар.Ләкин аларның күпчелеге ватаннарын сатмаган,сатлык җаннарга әйләнмәгән.Бу чор турында Газимҗан: "Без нәрсә эшләргә кирәклекне дә, кая алып барганнарын да белмәдек ,без приказга буйсынып сугышуны гына белдек.Без ач,ат үләксәсе эләксә шатланабыз ,без аяклы скелетларга охшап калдык.Бернинди ярдәм ,корал ,патроннар булмаган хәлдә алга баруны белдек.Күбебез әҗәлен урман,сазлыкларда тапты,"-дип ачынып сөйли иде ул соңыннан.
Шулай итеп Газимҗан да күп иптәшләре белән әсирлеккә эләгә,аларны Герман җиренә алып китәләр.Ниндидер бер шәһәрнең (Газимҗан абый сөйләгән географик атамалар ,язып куелмаганлыктан ,истән чыкканнар-авт.) мәйданына төзеп куялар.Аларны ,коллар базарындагы шикелле ,сайлап немец хатыннары берәм-берәм алып китәләр.Газимҗанны да бер зур чиндагы хәрбинең хатыны алып китә.Хатынның хуҗалыгы зур,ире сугышта ,балалары булмый.Газимҗан шунда эшли башлый, хайваннар белән бер сарайда тора. Хатын бераз миһербанлы булгандыр ,әсирне киендерә ,ашата,бик какмый.Бер еллап вакыт узгач ,күрше хатыны гестапога барып ,минем күрше совет әсирен үз кешесе кебек тота,дип эләкми.Гестапочылар килеп әсирне концлагерьга алып китәләр.Нәби Дәүлинең үлемсез "Яшәү белән үлем арасында " дигән китабындагыча ач торулар,һәр көн,һәр сәгать саен үлем белән күзгә - күз очрашулар,кыйналу, этләрдән талату...Иң авыры- аларны советка каргшы сугышырга ,Германиядә калырга өндәү сүзләрен һәрдаим ишетеп тору.Риза булмагач,20 ләп әсирне этләр белән алып чыгып, зур чокыр кырыена төзеп куялар һәм атып үтерәләр.Алар арасында Газимҗан да була."Бер заман аңыма килсәм - салкын мәетләр арасында ятам икән.Күпме вакыт ятканымны да белмим.Яраларым әрнүгә чыдарлык түгел.Озак азаплана торгач чокырдан үрмәләп чыгып ,биек үлән арасыннан шактый вакыт мүкәләп ,шуыша - шуыша бер авылга килеп чыктым.Авыл читендәге өйнең ишек алдынга кереп егылдым.Ире сугышта булган поляк хатыны миңа печәнлеккә менәргә ярдәм итте,яраларымны бәйләде,юындырды,ашатты,эчертте.Шулай ике айлап яткач яраларым төзәлде ,тәнемә ит кунды,хәл керде.
Бер көнне этләр тавышы ишетеп ярыктан карасам,хуҗа хатын немецларны алып килгән.Үз тормышын куркыныч астына куярга теләмәгәндер инде.Мине тагын концлагерьга алып киттеләр.Шунда бер укыышлы бабай белән таныштым,"-дип сөйләгән ул кайткач.Газимҗан бу лагерьдан да качарга омлылып карый,ләкин уңышсызлыкка очрый.Тагын азаплаулар ,кыйнаулар ...
Әсирне Франциягә озаталар.Монда да алар өстеннән тәҗрибәләр,җир бирәбез ,семья корыгыз,монда калыгыз ,дип үгетләүләр туктап тормый.Бер көнне аларны юындырып ,матур итеп киендереп ашханәгә алып китәләр.Озак вакытлар авызга юньле ризык кермәгән әсирләрне кызыктырып ,өстәлләр төрле-төрле нигъмәтләрдән сыгылып тора,ялангач хатын-кызлар, тезгә менеп кунаклыйлар.Ашаганыңны ,фахишәләргә үрелгәнеңне төшерергә әзер булып фотографлар басып тора.Бу фотоларны , пропаганда максатында ,әсирләр илләрен саталар дип,СССР га җибәрергә әзерлиләр икән.Әсирләр өстәлдәге нигъмәтләргә дә, ялангач хатын - кызларга да битараф калалар.
Немец басып алган илләрнең байтагында булырга туры туры килә аларга.Бу лагерь ларның барысы да әсирләрне физик юк итү,аларның рухын сындыру өчен хезмәт итә.Газимҗан могҗиза белән исән кала,күп газаплар күргән әсирнең дошман рухын сындыра алмый.
Франциянең бер утравындагы әсирлектән аларны американнар коткара.Ниһаять Газимҗан ватанын күрү бәхетенә ирешә.Ләкин "власовчы" ярлыгы тагылган әсирне туган авылына түгел,ә турыдан-туры "Гулаг" лагерьларына озаталар.Яманаты чыккан бу лагерьлар СССР ның бөтен территориясенә таралган була. Каторжаннараерым бүлеп бирелгән участокларда көчле конвой астында яшиләр һәм эшлиләр. Эшкә барганда, кайтканда һәр рәте 5 кешедән торган колонна белән йөртәләр. Алар бикле баракларда, коточкыч авыр шартларда яшәгәннәр. Андагы һәрбер спецблок комендант җитәкләгән зур булмаган концлагерьны тәшкил иткән. Урыслар бу өлкәдә немец фашистларыннан калышмаган. Немецларконцлагерьлар төзү сәнгатен урыслардан өйрәнгән дигән сүз йөри бит халыкта. Кем белә... Газимҗан абый да анда күргәннәрен күз яшьсез сөйли алмый иде. Аның сөйләгәннәренең хәтердә калганнарын да язып бетерерлек түгел. Бил тиңентен бозлы суда урман кискәннәрен ул тетрәнеп искә ала иде.
Ул 1953 елга, ягъни Сталин үлгәч чыккан амнистиягә кадәр Гулаг лагерьларында газап чигә. Газап аның Күәмдәге туганнарын да читләп үтми. "Халык дошманы" сүзен һәр көн ишетеп яшәү, кыерсытылу, кырын караш тою яшәүне чын мәгънәсендә газапка әйләндерә. Газимҗан әтисенең революциягә кадәр староста булып торуын да искә алучылар табылып тора. Ә аның авылда ярлылар комитетын җитәкләвен генә нигәдер искә алмыйлар.
19 яшендә ярмиягә чакырылган яшь егеткә әллә ничә сират күперләре кичәргә туры килә,38 яшендә генә туган авылына әйләнеп кайта.Ләкин аның яшәүгә омтылышы көчле булган ,авыр сынаулар аны сындыра алмаган.Гарәп ,латин хәрефләре белән генә укый, яза белән Газимҗан кириллицаны үзләштерә.Күәм МТС ында эшли,аннары колхозның баш бухалтеры вазифаларын башкара.Өйдәгеләр сөйләве буенча ,телевизордан сугыш кинолары,бигрәк тә немецконцлагерьларын ,немецча сөйләшүләрне,этләр эрүен ишетсә,чыдый алмыйча өйдән чыгып китә торган булган.
Газимҗан абый бик кешелекле ,һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торган кеше иде.Ул сүгенү сүзләрен бөтенләй кулланмый.Иске Мәңгәрдәге баҗасы Нуретдин белән озаклап гәп сугарга ,гармунга кушылып яраткан көе "Кил,иркәм,кил" не җырларга яратыр иде.
Газимҗан абый 1983 елның 22 июнендә бакыйлыкка күчте.Бу сугыш башланган көн аның өчен символик әһәмияткә иядер.Фани дөньяда күп газаплар кичергән Газимҗан абый бакый дөньяда тыныч йокласын дип телик.Мондый язмышны берәүгә дә татырга язмасын иде.
Илсур Шакиров
Олы Мәңгәр авылы,
Әтнә районы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: