Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Адәм башы ниләр күрми

Журналист халкы кызыклы вакыйгалар, кызыклы шәхесләр юллап җир читенә китәргә дә әзер. Яныбызда гына шундый кешеләр яшәп ятуы да булырга мөмкин бит. Вакытында без Олы Әтнәдә туып үскән Сафия апа белән бер бүлмәдә утырдык, соңыннан да хәбәрләшеп яшәдек, җәйге бакчаларыбыз да бер ширкәттә иде. Бергә-бергә җырлашып чәй мәҗлесләрендә утырдык, бәйрәмнәр...

Журналист халкы кызыклы вакыйгалар, кызыклы шәхесләр юллап җир читенә китәргә дә әзер. Яныбызда гына шундый кешеләр яшәп ятуы да булырга мөмкин бит.

Вакытында без Олы Әтнәдә туып үскән Сафия апа белән бер бүлмәдә утырдык, соңыннан да хәбәрләшеп яшәдек, җәйге бакчаларыбыз да бер ширкәттә иде.

Бергә-бергә җырлашып чәй мәҗлесләрендә утырдык, бәйрәмнәр үткәрдек. Мин аны артистлардан да уздырып матур җырлаганы өчен генә түгел, киң күңелле, ачык, ярдәмчел кеше буларак та яраттым, хөрмәт иттем.

- Җырчы итеп алып китәргә бик теләгәннәр иде , тик артистлар кияүгә чыгып, юньле тормыш кора алмыйлар дип курыктым, - дигән иде ул бервакыт.

Дөрестән дә , шул юлдан китсә, Әлфия Афзаловалар кебек, халкыбызның яраткан сандугачына әверелгән булыр иде ул. Тик ул бу юлдан китмәвенә һич тә үкенмәде, бергә җыелышып чәй эчкән чакларда рәхәтләнеп җырлап күңелебезне ача торган иде. Инсафлы балалар үстерде, алар да аңа кайгы-хәсрәт китермәделәр, ипле гомер иттеләр.

Яшь чакта үткәннәр белән түгел, алга карап яшисең. Олыгая төшкәч кенә үткәннәрне барлый башлыйсың икән.

Без дә соңгы вакытларда үткәннәргә еш кагыла башладык.

- Минем әни бу якларныкы түгел, ул Адегей республикасының Майкоп шәһәрендә туып үскән, - диде ул күптән түгел. - Рязань өлкәсеннән булган әтисе анда ничек килеп эләккәндер , балалары үсеп, үзе олыгайгач, хатыны белән Ленинградта яшәгән олы уллары янына китәргә булганнар. Ә әнине шунда яшәүче хатыны үлгән олы гына бер бай кешегә никах укытып кияүгә биреп калдырганнар. Ул чагында аның имиләре дә калыкмаган була әле. Ире бергә яши башлаганчы аның җитлеккәнен көткән. Аның үзе белән бер тирәдәге уллары да аңа кызыгып йөргәннәр әле . Алар гынамы соң? Бервакытны җәй көне ишегалдында учак ягып йөргәндә кавказ халыклары киенә торган җиләннән, папахалы җайдак аны атына күтәреп , урлап алып китә башлагач, бабай ул кешегә уктан атып, коткарып калган.

Ире бик тә карт кеше булмагандыр , кырык яшьләр тирәсендә генә булгандыр әле. Берничә ел бер өйдә яшәп, ниһаять, хатын вазифасын үти башлагач, 1914 елда уллары туган, аңа Хәким исеме куйганнар.

Әти-әниләреннән берүзе калган Маһирә бик сагынган, иреннән үзен аларны күреп кайтырга җибәрүен сорап ялынган. Заманалар куркыныч булып, Беренче бөтендөнья сугышы чорлары булгач, ире аның белән юлга чыга алмаган, яшь хатынын да сабыр итәргә үгетләсә дә , аның күз яшьләренә түзә алмыйча, әниләре янына кайтырга рөхсәт иткән.

- Син аннан барыбер кире кайтмыйсың инде, кирәк әйберләреңне дә ал, - дигән ул.

- Мин кунакка гына барам бит, - дигән Маһирә. Чөнки бердән, иренең җибәрмәвеннән курыкса, икенчедән ,алда ни буласын үзе дә белмәгән әле ул.

Ире аны яшь ярымлык улы белән озатып җибәргән. Күпне күргән кеше буларак, аның кире кайтмасын белгән инде.

Маһирә әтисе белән әнисе яшәгән абыйсы белән җиңгәсенең зур булмаган фатирына кайтып кергән, тегү фабрикасына эшкә урнашкан. Җиңги кеше аның бала белән кайтуын яратмаган, билгеле. Шул чагында аларга Касыймхан Чанышев дигән кеше белән очрашырга Казан шәһәреннән Рабига исемле хатыны килеп төшә. Без аны соңыннан Урта Азиядә совет хөкүмәтенә каршы оешкан бандаларга каршы көрәшеп йөргән куркусыз чекист буларак беләбез. Аның ул чактагы батырлыклары турында "Казахфильм" тарафыннан төшерелгән "Конец атамана" дигән фильм да бар. Менә шул хатын Маһирә апаның сөйләвенә караганда Касыймханның ул чагындагы никахлы хатыны булган . Әлбәттә, атаклы революционерның бу чагындагы шәхси тормышы билгеле түгел хәзер. Менә шул Рабига дигән хатын аны үзләренә балалыкка бирүен сорый. Чөнки аларның балалары булмый.

- Син яшь, балаларың тагын булыр, бусын үз балабыз итеп үстерербез, җитмәсә, үзебезнең як егетенә дә кияүгә чыккансың, кирәк чагында килеп йөрерсең, - ди ул.

Бала хәтле баланы биреп җибәргәч, ул хатын аларның бик белгән, якын, ышанычлы кешесе булгандыр, күрәсең. Соңыннан, чынлап та алар Рабигаларга еш барып йөриләр, мәктәптә укыганда каникулларга Хәким үзе дә Әтнәгә әнисе янына кайтып йөри.

Уллыкка алсалар да үзләренең исем-фамилиясен биреп, уллары булуын рәсмиләштерүгә игътибар итмәгәннәр, ул үз әтисе фамилиясендә калган.

Ә Маһирә... Чибәр кызга урыс егетләре дә бик кызыккан.Әтисе исә хәрби гарнизонга барып, кызына кияү булырдай татар егете эзләгән һәм шунда мулла булып хезмәт итүче Кәрим Баязитов дигән егет белән танышып, аны үзләренә кунакка чакырган. Ул чагында армиядә рәсми рәвештә урыс динендәгеләргә поп булса, татар егетләренә мулла штаты да булган. Әтнә мәхәлләсе мулласы Баязит Әтнәленең улы Кәрим заманында Кышкар мәдрәсәсендә укыган, армиягә бергә Габдулла Тукай белән каралырга баргач, Тукайны бер күзенә ак төшеп күрмәү сәбәпле, шагыйрьне армия хезмәтеннән азат итүен искә ала торган була .

Солдат хезмәтен тәмамлагач, менә шул Кәрим белән никахыннан туган Әминә дигән кызлары белән өчәүләп иренең туган авылы Әтнәгә кайтып төшәләр алар. Кәрим Баязитов Әтнә авылында волость башлыгы булып эшли башлый.

Шулай итеп бәхетле генә яшәп китәләр болар. Тик аларга теш кайраучылар да була шул. Чибәр , бөтен яктан булган хатыныннан да нык көнлиләр, араларын төрлечә бозмакчы булалар, мулла кеше ничек совет оешмасында җитәкчелек итә дип шикаятьләр язалар. Бик матур җырлаучы, тау халыклары кызлары белән бергә гармунда уйнарга өйрәнгән, тегү-чигүгә оста булган Маһирәне үзенеке итәргә теләүчеләр күп булган. Аларга аракы да күтәреп килгәннәр, төрлечә аздырырга тырышканнар.

Максатларына алай гына ирешә алмагач, Сафия туып бер ай үткәч, 31 елның августында кызу урак өстендә көпә-көндез авылның берничә җирендәге иң шәп йортларга ут төртәләр. Бөтен кеше басуда чагында янгын чыгып, ярты Әтнә янып бетә. Янгын вакытында бер айлык Сафияне ут зыян салмасын өчен бишеге белән бергә Әтнә уртасыннан аккан елга буена илтеп куялар. Бу афәттә аларның асты таш, ике катлы зур йортлары да юкка чыга.

Янгынның зурга китүендә гаепне волость башлыгы Кәримнән күрәләр һәм суд аны озак елларга төрмәгә ябарга дигән карар чыгара.

Төрмәгә кергәч, кире кайта алмасын аңлаган Кәрим башта урманга качып яши, көннәр салкынайгач, төрле җирдәге таныш-белешләрендә кунып йөри, кешеләргә ялланып , тамагын туйдырырга мәҗбүр була. Аннан соң Биектау районында яшәүче туганнарына барып сыена, соңыннан бер марҗа әбидә фатирда тора.

Ә Маһирә... Башта алар кемнеңдер мунчасында яшиләр. Лениградта чагында тегү фабрикасында ирләр күлмәге тегәргә өйрәнгән була, шул һөнәре бик ярап куя - кешеләргә тегеп, акча җыеп йортлык бура ала, кечкенә генә булса да йорт җиткерә. Бер төндә ире ишекне шакый. Тик Маһирә :

- Зинһар, безне кызган, балалар кечкенә дип тормаслар, башымны Себергә олактырырлар, рәнҗемә, ача алмыйм, - дип аны өенә кертми. Ә үзенең йөрәгеннән кан тама. Чөнки авылга ут төртүчеләрнең аның да һәр адымын күзәтеп торуларыннан шикләнә.

Тормыш берәүләрнең башына кайгы килде, дип туктап калмый. Маһирәнең дә елап иркәләнеп утырырга җае булмый. Колхозда җир җимертеп эшли, аның исеме гел алдынгылар рәтендә була. Әтнәнең менә дигән егетләре яучылый аны. Шулай итеп ул өченче тапкыр үзеннән шактый яшьрәк , үзе кебек үк тырыш Хәкимулла дигән егеткә кияүгә чыга. Ул чагындагы кинотасмаларны карасаң, икесен бергә күрергә дә мөмкин. Аларны алдынгы стахановчылар дип йөртәләр.

Тагын бер малай дөньяга килә. Аңа Рәфкать дигән исем бирәләр.

Әминә ул чагында җиткән кыз булып, үз көнен үзе күрә башлый инде. Әтисен дә яхшы хәтерли. Ә менә аңардан бер айлык кына булып калган Сафиянең әти дигән сүзне әйтәсе бик килә. Ул үзенә күчтәнәч итеп биргән конфетларны да әти дип әйтергә рөхсәт итмәсме дип, Хәкимулла абыйсына алып кайтып тоттыра. Тик үги әти бала тансыклаган сүзне әйттерми.

- Бигрәк әтисенә ошаган бит, - дип , хатынының үткәненнән көнләшүен яшереп тә тормый.

1941 елда ил өстендә сугыш куркынычы туган чагында йомшара төшә тагын. Фронтка киткән чагында :

- Синең кулың белә, минем кышкы пальтомнан Сафия белән Рәфкатькә пальто тегеп кигер, - дип әйтеп калдыра.

- Шул пальтоны кигәч, әти кочаклаган шикелле була иде, - дип искә ала Сафия апа.

Сугыш Хәкимулланы да йота.

Шулай да әтисен бер тапкыр күреп кала ул. Кемдер аның алар йортына таба килүен килүен әйтә . Моны ишетеп, сабый урамга йөгереп чыга. Әтисе кызын күтәреп сөйгәндә бите буйлап ике күзеннән яшь ага . Ул елый, кечкенә Сафия елый. Хатынының: "Балаларны кызган", дигән сүзләрен исендә тотып, капканы ачып, ишегалдына да керә алмыйча үтеп китә ул.

Аның дошманнары булса да, үзен хөрмәт итүчеләр күбрәк булгандыр. Югыйсә бер дә еракта йөрмәгән ул, якын-тирәдә генә яшәгән. Күрүчеләр дә күп булган. Хәбәр итеп, кулга алдырырга күп кирәкми бит. Хәер, моны ирек дип әйтеп тә булмый . Тормышын бозып, максатларына ирешкәннәр бит инде.

Әтнә район газетасында эшләүче дусты, журналист Гасыйм Лотфый да бервакытны аны Казан урамында очрата. Алар бергәләп Кышкар мәдрәсәсендә укыган булганнар.

- Өстендә иске генә кием, ябык, үзе килеп эндәшмәсә, танымый үтәсе идем, - дип сөйләгән ул бу турыда.

- Пропискага да керә алмыйм, ул булмагач, эшкә дә урнашып булмый, тотып утыртырлар дип куркам, кесәмдә бер тиен акчам юк, көне буена авызыма тәгам капмадым әле, - дип зарлангач, Гасыйм абый аңа кесәсендә булган өч тәңкә акчасын сузган.

- Миңа ике сумы җитә, - дип бер сумын үзенә кире кайтарган Кәрим..

Әтисе вафат булгач, Әминә апасы аны ул яшәгән Биектау районына җирләргә бара.

- Авырып урында ятмады. Иртә белән мунчага барып әйбәтләп юынды, кырынды. Чиста кием киеп чыкты. Мунчадан соң хәл алырга гына дип урынга ятып торган җиреннән тормады , - дип сөйләгән үзендә торгызган марҗа әбисе , күз яшьләренә тыгылып.

Сафияның апасы Әминә әнисе кебек бөтен яктан булдыклы, гаять талантлы , Әтнә татар театрында артистка булып Галиябану ролендә генә уйнаган кыз театр дәүләт балансыннан төшерелгәч, гомер буена бухгалтер булып эшли, ә Рәфкать исемле энесе яшьтән сөйгән кызы артыннан Карагандага китеп, шахтага эшкә урнаша, матур гаилә корып, әйбәт балалар үстереп, бүгенге көнгә хәтле шунда яши.

Ә әниләре сугыштан соң райкомда курьер, җыештыручы булып эшли. Шул чагында аңа булышырга килгән Сафия андагы язу машинкасында басарга өйрәнеп , райсоюзда машинистка булып эшкә урнаша. Берничә ел эшләгәч, Әгъзам исемле Казан егетенә кияүгә чыгып, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Мин аларның коллективына килеп кергәндә Сафия апа язучылар союзы карамагындагы хәзерге шул исемдәге журналның чишмә башы булган "Идел" альманахында эшли иде.

Ә Хәким абыйсы Әтнәгә еш кайтып йөри, Рабига апаларга әниләре дә барып, аралашып гомер итәләр. Ул бик станлы, Кавказ халкына ошаган чибәр егет булып үсеп җитә, юрист һөнәрен ала. Рабига әнисе вафатыннан соң Әтнәгә үз әнисе янына кайтып эшли, армиядә була, соңыннан фин -япон сугышларында катнашып, Бөек Ватан сугышы беткәч , 7-8 ел сугышта йөреп, анда чагында коммунистлар партиясенә керә, исән-имин йөреп кайткач, җыясы ризыгы аны төрле җирләрдә йөртә, Сәмәрдканд шәһәренә дә барып чыга, алтын чыккан җирләрдә эшләп, акча җыйгач, үзе туган Майкоп шәһәреннән йорт сатып ала, андагы туганнары белән таныша һәм әнисен үз янына яшәргә чакыра. Тик Маһирә апа төпләнгән, бүтән балалары монда туган җиреннән китәргә теләми инде. Бераздан Майкоптагы дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан Әтнәгә аның ата-анасы турында белешмә сораган хат килеп төшә. Гел кайтып йөргәч, аны Кәрим Баязитов улы дип белгән булсалар кирәк, шундый хат Майкопка китә. Баксаң ул чит илгә китәргә җыенган булган икән. Соңыннан бик кәефе китеп, үзе турында дөресен язуларын сорап, тагын бер хат җибәрә. Андый белешмә киткәндерме-юкмы, Сафия апа бу турыда белми. Шуннан соң хәбәрләр өзелә.

Сафия апа аңардан озак вакыт бер хәбәр дә булмагач, Черек күлгә барып, юллатырга тырышып та карый. Тик әнисе аның бу ниятен бер дә хупламый.

- Яман җирдә йөрсә әллә кайчан хәбәре килер иде, исән-саудыр, кайда икәнен белгертергә ярамаган җирдә эшләве дә, әниләрең белән хәбәрләшмисең икән дип, үзенә зыян булуы да бар, - дип кызын бу эшеннән туктата.

1892 елда туган Маһирә апа 94 яшендә олы улын бүтән күрә алмыйча вафат була.

Сафия апа гомер буена язучылар белән аралашып, дус булып, яшәде, аларның кулдан язган әсәрләрен күз нурларын түгеп, машинкада басты. Күңеленә ошаган абзацларны, шигырьләрне эшен туктатып, безгә дә кычкырып укый иде. Бүгенге көндә халыкка танылган әдипләрнең күбесенең беренче иҗат җимешләре аның бармагы аша кәгазьгә күчеп , күпме китапка әйләнде, күпме гәзит-журналларны бизәде.

Адәм баласын ризыгы кайларга гына илтми. Татар кызы Маһирәнең әти-әниләре ничек итеп Майкопка килеп эләккәндер, тик әнисенең:

- Миндә тау халкы каны ага, - дигәнен хәтерләсә дә, үзе исән чагында әби-бабалары белән кызыксынырга Сафия апаның башына килмәгән. Аннан соң, билгеле сәбәпләр аркасында, әнисе үзе дә бу турыда сөйләргә теләмәгәндер. Кигән күлмәгең кешенекеннән әйбәтрәк булган өчен дә башны Себергә җибәргән заманнарны күргән кеше булган бит ул. Тик Сафия апаның оныгы Аидага базарда тау халыклары еш кына үз вәкилләре дип белеп, җиләк-җимешне күбрәк тә , бәясен дә арзанайтыбрак бирәләр.

Сафия апа бүгенге көндә бәхетле картлык кичерсә дә, абыйсының язмышы ничек булуын белә алмавыннан үзәге өзелә.

- Ул бик үткер, бик башлы иде, юрист булгач, барыбер үзе турында кирәкле мәгълүматны алгандыр, монда калмагандыр, чит илгә киткәндер, - дип күңелен тынычландыра ул. - Хакимияткә Горбачев килгәч, курыкмыйча эзләтергә дә кирәк булгандыр, исән булгандыр әле ул чагында. Балалары да бардыр. Инде оныклары да картайгандыр. Бик сагынам үзен, төшләремә дә еш керә. Сугыштан кайткач, Майкопка китәр алдыннан калдырган чаңгылары белән озак шудык әле без. Кайтмаска китәсен белсәк, бергәләп фотога да төшкән булыр идек. Карарга армиядә хезмәт иткән һәм япон сугышыннан җибәргән бер-ике фотосы гына калды.

Шулай кирәк булгандыр , Канчурин Хәким Әмин улы паспортын алган чагында исемен Борис Алексеевич дип яздыра. Канчурин Борис Алексеевич дип аталган кеше белән сугышта бергә булучылар да, бергә эшлүчеләр дә, соңыннан кайда икәнен белүчеләр дә аз булмагандыр. Бәлки аның нәселе берәр чит илдә дәвам итәдер. Касыймхан Чанышевның бүтән хатыннан туган балалары белән дә очрашуы бар - ул йөргән җирләргә - Сәмәрдканга да тиккә генә барып чыкмагандыр. Башка төрле уйлар килә. Тик бу хәзер чишеп булмый торган бер табышмакка әверелгән шул инде.

Кайда йөрми, ниләр күрми,

Бу татарның башлары, -

дип җырларга гына кала инде хәзер.

- Абыем юкка чыкмагандыр, - дип үз-үзен юата ул.

Ә теге чагында авылга ут төртеп, ярты Әтнә халкын өстендәге бер кат җәйге күлмәге белән урамда калдырган җинаятьчеләргә дә Аллаһы Тәгалә үз хөкемен бу дөньяда ук чыгармыйча калмагандыр.

18 январь 2014 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев