Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Административ штрафны вакытында түләмәсәң...

Татарстан Республикасының эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: административ штрафны түләмәү, бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсе I өлеше нигезендә, административ штраф административ җаваплылыкка тартылучы тарафыннан бу хактагы карар көчкә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш. Ә инде карарны инкарь...

Татарстан Республикасының эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: административ штрафны түләмәү, бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсе I өлеше нигезендә, административ штраф административ җаваплылыкка тартылучы тарафыннан бу хактагы карар көчкә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш. Ә инде карарны инкарь итү (обҗалование) ункөнлеген дә искә алсак, штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык 71нче көннән башлап гамәлгә керә.
Ә инде шул ук кодексның 20.25 маддәсе I өлеше буенча, тиешле административ штрафны вакытында түләмәсәң, шул сумманы икеләтә түлисең. Өстәвенә, ул сумма 1 мең сумнан да ким була алмый. Яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салалар яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкарырга туры киләчәк.
Агымдагы елның 11 аенда республикадагы судлар тарафыннан вакытында штраф түләмәү буенча 9125 эш каралган. Нәтиҗәдә түләмәүче арест салу турында 1043 карар чыгарылган.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Хокук бозучылар буенча бердәм база түләмәүчеләрне вакытында ачыклап, җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта штраф түләүдән качарга тырышучыларны ачыклау йөзеннән, ике оешма хезмәткәрләре махсус рейдлар үткәрәләр.
Күңелсезлекләр булмасын дисәгез, административ штрафларны вакытында түләгез. Шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаучы гына штраф түләми икәнлекне онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф