Аек булыйк!–“Әтнә таңы”
Яңа елда тост әйтсәк тә, Аек булыйк! Бүреләрне куркытырлык Сарык булыйк! Алсак алыйк Сөт-мамыклы кәҗә данын. Оныттырмыйк, Татар барда - хәтәр барын! Очрасалар Сарык тунлы бүре-фәлән - Әзер торсын Капчык тоткан сарык-кәҗәң! Хәерхаклы булсын иде Кәҗә-сарык. Без бит бәхетле язмышка Лаек халык!
Яңа елда тост әйтсәк тә,
Аек булыйк!
Бүреләрне куркытырлык
Сарык булыйк!
Алсак алыйк
Сөт-мамыклы кәҗә данын.
Оныттырмыйк,
Татар барда - хәтәр барын!
Очрасалар Сарык тунлы бүре-фәлән
- Әзер торсын Капчык тоткан сарык-кәҗәң!
Хәерхаклы булсын иде Кәҗә-сарык.
Без бит бәхетле язмышка
Лаек халык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев