Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җаен табарга өйрәник

Яңа уку елында хәвеф-хәтәрләрне булдырамау максатыннан, Әтнә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан зур эшләр башкарыла.

Шул уңайдан барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очраклары булган белем бирү оешмасы җитәкчеләренә карата 6 беркетмә төзелде. Моннан тыш, булган кимчелекләрне төзәтү үтәлешен тикшерү вакытында мәктәпләрдә күп эшләр башкарылганы ачыкланды. Чыгу юлларын яну куркынычы зур булган материаллардан арындырганнар. Су саклау урыннарына ремонт ясалган. Янгын сүндерү җиһазлары да булдырылган. Шулар белән беррәттән зур финанс чыгымнары сорый торган биналарның түбәләрен янгынга бирешми торган матдә белән эшкәртү, автоматик янгын сигнализацияләрен ремонтлау кебек эшләрне дә тиз арада хәл итү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы