Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аеруча катгый режим

Татарстан Республикасында аномаль эссе һава торышы урнашты, бишенче класслы янгын куркынычы игълан ителде. Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, республика территориясендә аеруча янгынга каршы режимы кертелде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы белән бәйле өстәмә кагыйдәләр дә гамәлгә керә. Шул исәптән гражданнарның урманга бармавы, авыл җирлегендә генә түгел, ә читтә дә янгын таралмасын өчен...

Татарстан Республикасында аномаль эссе һава торышы урнашты, бишенче класслы янгын куркынычы игълан ителде. Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, республика территориясендә аеруча янгынга каршы режимы кертелде.

Бу чорда янгын куркынычсызлыгы белән бәйле өстәмә кагыйдәләр дә гамәлгә керә. Шул исәптән гражданнарның урманга бармавы, авыл җирлегендә генә түгел, ә читтә дә янгын таралмасын өчен эшчәнлек алып бару да күздә тотыла.

Үзидарә чикләрендә оештыру-хокукый, финанс, матди-техник тәэмин итү кебек беренчел чаралар, җирлекнең норматив актлары нигезендә башкарыла. Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә төгәл үтәү кирәк.

Ә инде аеруча режим кысаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче гражданнарга 2 мең сумнан дүрт мең сумга кадәр административ штраф салына. Вазифаи затлар 15-30 мең, юридик затлар 400-500 мең сум күләмендә җавапка тартылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын