Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Африка чумасы кебек куркыныч

Октябрь азагында Самара өлкәсендәге 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкта нодуляр дерматит авыруы, ягъни малларның тиресендә казымык кебек инфекцияле авыру барлыгы ачыкланды. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган.

Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.

Бу безнең өчен кай ягы белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күп күләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыфруы республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин.

Нодуляр дерматит иң күп теркәлгән илләр арасында беренчеләр рәтендә Төркия тора. Биредә әлеге авыруның 510 очрагы ачыкланган. Нодуляр дерматит очраклары Иракта да күп. Анда - 704, Грециядә - 210, Иранда - 128, Казахстанда - 1, Болгариядә - 98, Әрманстанда 1 очрак теркәлгән.

Россиядә әлеге авыру 16 төбәккә яный. Болар арасында Тамбов, Рязань, Волгоград, Ростов өлкәләре, Дагыстан, Чечня һ.б. республикалар. Чечняда, мисал өчен, 2 ел эчендә нодуляр дерматитның 90 очрагы теркәлгән. 2015 елда бу авыру бары 2 төбәктә - Дагыстан белән Чечняда гына ачыкланган иде. Авыруның татарстан чикләренә якынлашуы берникадәр борчу тудыра ди белгечләр. Республикада инфекциягә каршы чаралар күрелә. Әйтик, татарстан маллары өчен 200 мең чәчәк вакцинасы сатып алынган. Чит төбәкләрдән кертелә торган ит тә контрольдә тотыла. Инфекция яз айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта канэчкеч бөҗәкләр саны артачак.

Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, кайсы малның 1нче форма ветеринария белешмәсе булу зарур, булмаса, 1 ай вакыт эчендә карантин үтәргә кирәк.

Әгәр дә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк.

Александр КОЗЛОВ, Баш ветеринария идарәсенең бүлек җитәкчесе:

"Нодуляр дерматит бик куркыныч авыру. Кызганыч, ныклы вакцина әле уйлап табылмаган, әмма ул сарыкларда ачыклана торган чәчәк авыруына охшаган. Шуңа да чәчәк авыруына каршы булган дару бу очракта да ярдәм итә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев