Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агач утырту акциясе

"Яшә - урман" акциясе кысаларында Күәм урта мәктәбендә яшь агач үсентеләре утырттылар. Бөтенроссия агач утырту көне уңаеннан, мәктәп укучылары белән бергә 20 төп агач утыртабыз, - диде "Ашыт" дәүләт сакланышы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов. Тарихка күз салсак, Әлеге бәйрәм "Бөтендөнья агач утырту көне" буларак 2 гасырдан артык булган тарихка ия. Үз...

"Яшә - урман" акциясе кысаларында Күәм урта мәктәбендә яшь агач үсентеләре утырттылар.

  • Бөтенроссия агач утырту көне уңаеннан, мәктәп укучылары белән бергә 20 төп агач утыртабыз, - диде "Ашыт" дәүләт сакланышы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов.

Тарихка күз салсак, Әлеге бәйрәм "Бөтендөнья агач утырту көне" буларак 2 гасырдан артык булган тарихка ия. Үз вакытында ул СССРда да экологик бәйрәмнәрнең иң күренеклесе исәбендә йөрде. Ә Россия тарихына нәкъ менә мәктәп укучылары тарафыннан үтеп керде.

5 октябрь көнне Күәм урта мәктәбенең укытучы Равил Садриев җитәкләгән VII сыйныф укучылары миләш, юкә, балан агачлары утырттылар. Бу эштә мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов, "Ашыт" дәүләт заказнигы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов башлап йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев