Аграрийларның эш көннәре: агроиминләштерү практикада
рәсми хәбәр
Бүген аграрийларның күбесе киләчәк уңышны иминиятләштерү турында уйлана.
"Агроиминләштерү республика керә торган төбәкләр өчен аеруча мөһим һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора",-дип билгеләп үтә ТР Премьер – министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге культуралар һәлак булу сәбәпле, 120 млн. сум компенсация алган. Барлык сумма диярлек «Красный Восток Агро»га туры килә. Без агрохолдинг генераль директоры Владимир Панковтан чәчүлекләрне иминләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорадык:
- Билгеле булганча, РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә көзге чәчү чыгымнарын иминиятләнгән кырларда гына компенсацияләргә дигән карар кабул итте. Татарстанда 218 мең га һәлак булган көзге культураларның 12,5 мең га мәйданда чәчүлекләр иминләштерелгән булып чыкты. 2012 елга кадәр Россия Федерациясендә агроиминләштерүгә ярдәм итү системасы бар иде, ул чакта авыл хуҗалыгы җитештерүчесе иминият компаниясенә иминият премиясе суммасының 100% ын түләде, ә берникадәр вакыттан соң дәүләт иминият премиясе бәясенең 50% ын компенсацияләде.
Дәүләт субсидияләре төбәкләргә максатчан рәвештә җибәрелде һәм аларның күләме федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда билгеләнде. Акрынлап күбрәк предприятиеләр үз тәвәккәллекләрен иминләштерә башлады. Бу система кыр эшләрен башкарган вакытта зур финанс ресурсларын җәлеп итүне таләп иткәнлектән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үтенече буенча ярдәм итү системасы үзгәртелде.
Яңа кагыйдәләр буенча (2012 елдан башлап) авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре исәпләнгән иминият премиясенең 50% ын түләделәр, калган 50% ы Россия Федерациясе субъектының вәкаләтле органы тарафыннан иминиятченең исәп-хисап счетына күчерелә. Тик күчеш чорында яңа системага күчү елында иске схема буенча иминият премиясен (100% күләмендә) түләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре компенсация алмаган. Шулай итеп, элек хәвеф-хәтәрләрне иминиятләштергән барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, дәүләттән вәгъдә ителгән ярдәмне алмыйча, үзләрен алданган дип санадылар. Мәсәлән, «Кызыл Шәрыкъ» предприятиеләре бер ел эчендә 80 млн.сумга якын акча югалткан. Ил масштабында бу зур тискәре күренеш тудырды, предприятиеләр үз куркынычларын иминиятләштерүдән туктады.
Дәүләт субсидияләрен бүлүнең бүгенге системасы җирле чынбарлыктан һәм шартлардан чыгып, дәүләт ярдәмен җирле дәрәҗәдә бүлүне күздә тота, бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм рәвешендә нәтиҗәлерәк эшли. Ел саен үз өстенә алган йөкләмәләрне үти торган иминият компаниясе белән дә безгә бәхет елмайды, ул үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча барлык рискларны иминият полислары буенча түли. Гадәттән тыш хәлләрне вакытында рәсмиләштергән дәүләтебезгә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт. Белешмә өчен: 2019 елда Холдинг буенча көзге культураларның 1 гектарына чыгымнар кертелгән ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чараларына карап, 1 гектарга 25 000 - 28000 сум тәшкил итте. Уңышны план буенча җыйганда табыш гектардан 35000 - 38000 сум булыр дип планлаштырылган иде. 1 гектар өчен 10200 сум күләмендә яңадан чәчүгә киткән чыгымнар өлешендә, уҗымнар һәлак булу сәбәпле, иминият компаниясе 1 га өчен 12472 сум акчаны кире кайтарган, бу барлык чыгымнарны да диярлек компенсацияләргә мөмкинлек биргән.
Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары буенча киңәшләшергә мөмкин. Агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары белән тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында 2020 елгы чәчү өчен ресурслар бүлегендә танышырга мөмкин. Шулай ук биредә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен башка файдалы мәгълүмат тупланган.
********************
Для справки: затраты на 1 га озимых в 2019 году по холдингу составили 25 000 - 28000 рублей на 1 га в зависимости от объема внесенных удобрений и средств защиты растений. При плановом сборе урожая выручка планировалась с гектара 35000 - 38000 рублей. Потери от гибели озимых в части затрат на пересев в сумме 10200 рублей за 1 га возместила страховая компания и 12472 рубля за 1 га возместило государство, что в сумме позволило компенсировать почти все прямые затраты.
Проконсультироваться по вопросам государственной поддержки в сфере агрострахования можно в Минсельхозпроде РТ по телефонам: (843)221-76-38, 221-76-88.
Более подробно ознакомиться мерами государственной поддержки агрострахования можно на официальном сайте Минсельхозпрода РТ в разделе Ресурсы для посевной 2020. Также здесь собрана другая полезная информация для сельхозпроизводителей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев