Әтнә таңы

“Аңгыра сарык...” танытты

Бардык, күрдек Без Л.Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектакле белән Чаллы шәһәрендә, Казан театр училищесында чыгыш ясадык. Бәрәскә мәдәният йортында булдык. Коллектив исеменнән Сәхнәдә зурлар спектакль уйнаганын карап, кызыгып утыра идек. Безнең кебек кечкенәләр спектакль уйный алмыйлардыр кебек иде. Шулай да сәнгать мәктәбенең драма классына йөреп карарга булдык. Күпме кызыгып йөрергә...

Бардык, күрдек

Без Л.Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектакле белән Чаллы шәһәрендә, Казан театр училищесында чыгыш ясадык. Бәрәскә мәдәният йортында булдык.

Реклама

Коллектив исеменнән

Сәхнәдә зурлар спектакль уйнаганын карап, кызыгып утыра идек. Безнең кебек кечкенәләр спектакль уйный алмыйлардыр кебек иде. Шулай да сәнгать мәктәбенең драма классына йөреп карарга булдык. Күпме кызыгып йөрергә була. Безнең кызыксынуларыбызны, мөмкинлекләребезне күргән укытучы апаларыбыз Финә Сафиуллина белән Алсу Хәкимова безгә менә шушы спектакльне өйрәтеләр. Сәхнәдә азрак уйный башлагач, Әтнә дәүләт драма театры режиссеры Рамил абый Фазлыев карап, киңәшләрен бирде, уйнау серләренә өйрәтте. Декорация белән дә алар булышты. Зур артистлар үсендереп җибәргәнгәме, 6 бала - Булат Мөхәмәдҗанов, Искәндәр Җамалов, Язилә Халикова, Әдилә Хәсбиуллина, Илназ Сабирҗанов, Радил Сабировтан торган кечкенә генә коллектив җиңү дә яулап кайттык. Шулай итеп безнең өчен быелгы ел истә калырлык булды. "Бу - сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе",- дип әйтә безгә Финә апа Сафиуллина. Укытучы апалар тырышмаса, без тырышып кына да булмас иде. Барырга-кайтырга техникасын да табасы, (ә аны безгә Илфат абый Хәкимов бирде) сөйләшәсе дә, курыкмыйча безне алып чыгып китәсе дә бар.Уңышларыбызны күреп сөенүчеләр, булышучылар арасында Сәрия апа белән Илгиз абый Хәйруллиннар да бар. Шулай булгач, бу - безнең барыбызның да уңышыдыр, дип уйлыйбыз без. Аларга да рәхмәт.

Азрак куркытса да, зур сәхнәләрдә чыгыш ясау рәхәт. Безнең кебек театр җене кагылган балалар булса, сезне дә сәнгать мәктәбенә укырга чакырабыз. Алдагы җиңүләрне бергә яуларбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: