Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак Барс» клубы 23 яшьлек сакчы белән килешү төзеде

Роман Манухов Казан командасында 26 нчы сан астында уйнаячак.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы 23 яшьлек сакчы Роман Манухов белән килешү төзеде. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.

Моңа кадәр Ярославльнең «Локомотив» клубы данын яклаган уенчы Казан командасында 26 нчы сан астында чыгыш ясаячак.

Роман Манухов хоккейда беренче адымнарын Екатеринбургта ясый. Үз карьерасында «Авто» (Екатеринбург), «Локо» (Ярославль), «Рязань» (Рязань), «Металлург» (Новокузнецк), «Локомотив» (Ярославль) командалары өчен уйнаганы булды.

КХЛда ул барлыгы 104 матч уздырды һәм 27 (4+23) очко җыйды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/14/154324/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев