Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак калфак"лар киңәште

Әтнә районының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы чираттагы утырышын уздырды. Яңа 2014 елда башкарасы эшләр хакында сөйләште.

2013 елда дәвам иткән, авыллардагы хатын-кызлар белән очрашуны дәвам итәргә сөйләштеләр. Алда Комыргуҗа авылына бару тора. Моннан тыш, Җәлил хәзрәт белән очрашу оештырырга да уйлыйлар. Киңәшмә барышында район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов та үзенең фикерләрен җиткерде. "Ак калфак" иҗтимагый оешмасын районда җәелдереп җибәрү кирәклеген ассызыклады. Оешманың җитәкчесе Алия Абдуллина да:
- Эшлисе эшләребез дә, планнар да зурдан. Бергәләп башкарганда нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешеп булыр, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев