Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак күңелле ак бабаем! - "Әтнә таңы"

Язның җылысы җанга үтми, Син яныбызда булмагач... Тормыш юлы... Нинди озын, озак кебек ул. Беркайчан да бетмәс, өзелмәстәй кебек тоела. Әле алда яшисе дә яшисе дигән уй белән янабыз барыбыз да. Тормыш юлында яхшылыклар эшләү, чын кеше булып кала белү, балаларыңа үрнәк әти-әни булу, үзеңдә булган тәрбияне һәм сәләтне киләчәк...

Язның җылысы җанга үтми,

Син яныбызда булмагач...

Тормыш юлы... Нинди озын, озак кебек ул. Беркайчан да бетмәс, өзелмәстәй кебек тоела. Әле алда яшисе дә яшисе дигән уй белән янабыз барыбыз да. Тормыш юлында яхшылыклар эшләү, чын кеше булып кала белү, балаларыңа үрнәк әти-әни булу, үзеңдә булган тәрбияне һәм сәләтне киләчәк буыннарыңа да өйрәтә белү - чын бәхетле тормыштыр! Боларның барысына да минем Шәрифулла бабаем ирешә алган.

2014 нче елның язы... 93 яшьлек бабаем безнең арадан мәңгегә китте. Аның ап-ак сакалы да, түгәрәк җылы күзләре дә, ягымлы елмаюы һәм тавышы да, йомшак куллары да һәрчак безнең исебездә. Без бабаебызга мәңге баш ияргә тиешле балалар. Чөнки ел да җиһага килүче шушы якты һәм тыныч язны нәкъ менә ул безгә бүләк итте!

Шәрифулла бабаем 1921 елның 25 февралендә Әтнә районы Күлле-Киме авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Биш бала арасында дүртенчесе була ул. Гаиләләре ачлы-туклы гомер кичерми: әтисе, бар эшне дә башкарганлыктан, ел саен ударниклар рәтендә була, әнисе колхозчы, ике абыйсы да һәрчак янда. 1937 нче елны 8 нче классны тәмамлагач, бабаемны май заводы мөдирлегенә укырга башта Лаешка, аннан соң Чаллыга җибәрәләр. "Өстә бер кат бишмәт иде. Кыш көне машина өстенә утырып киттек",- дип елмаеп искә ала иде бабаем. Укып кайткач, ике ел туган авылы Күлле-Кимедә май заводы лаборанты булып эшли.

1940 нчы елны бабаем Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алына. Төркмәнстан округында Иран белән ике арадагы чикне саклый: "Ул вакытта армиягә сайлап кына алалар иде. Без Төркмәнстанга эссе җәй аенда килеп төштек. Андагы халык, безне кышкы киемнән күргәч, бик аптыраган иде".

Бабаема бу тормышта чын ир-егетлеген генә түгел, ә батыр йөрәкле һәм үз иленең патриоты булуын да исбат итәргә язган. Ул бу бурычын тулысы белән үти. 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышын хезмәт иткән Иран чигендә каршылый ул. Бер ел хезмәт иткәч, октябрьдә аларны Мәскәүне сакларга сугышка җибәрәләр. Башкалабызның ул вакыттагы халәтен күз алдына китереп, бик борчылып сөйли иде бабаем: "Немец гаскәрләре инде Мәскәүгә килеп җиткән иде. Биредә төнне урамга чыксаң, шәһәрнең ярты әйләнәсе камап алынганы күренә иде. Бөтен җирдә немецлар, бар җир яна". Фронтның алгы сызыгында булмаса да, коточкыч һава сугышларын күрә ул. Сугыш барышында бик күп җирләрдә була бабаем: Мәскәү асты районнарында, Смоленск, Тверь, Витебск, Минск шәһәрләрендә. Сугыштан соң Вилеж шәһәрендә явыз бендеровчыларга каршы сугыша. "Сугышта чигенгәндә, безнең белән бергә авыл кешеләре дә китәләр иде. Ис китәрлек кызганыч иде алар. Малын үзе белән алып чыгып киткәннәре дә, үлсәм үләм дип калучылары да булды. Халык бик күп азапланды, - дип сөйли иде. - Украина якларында немецлардан соң авылларда ялгышып кына бер төзек өй дә калмаган. Шулкадәр каты сугышканнар. Ә Белорусиядәге Хатынь авылы тулысы белән юкка чыгарылган, янып көлгә әйләнгән. Бер ни дә юк, өйләрнең морҗалары гына утырып калган. Партизаннарга ярдәм иткән өчен авылдагы 149 кешене тереләй яндырганнар".

Коточкыч сугышларда үткән 7 ел... Юк, көчле рухлы бабаемны бу да сындыра алмаган. Энесен сугыш кырында югалтып, җиңү яулап, бары 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайта Шәрифулла бабаем. "Анда күргән хикмәтләр... - дип авыр сулый иде ул. - Бөтен милләтләр дус булып, бер булып сугышты. Патриотик рух зур иде ул чакта. "Сталин өчен!", "Сталин бенең белән!" - дип, ачмы, ялангачмы, барыбер җиңеп чыга алдык сугышны!".

Сугыш вакытында иң исендә калган бер вакыйганы бигерәк тә күңел биреп сөйли иде Шәрифулла бабаем. Чөнки бу горурлык та, тарихи вакыйга да! Мәскәүдә Кызыл мәйданда 1941 елның ноябрь аенда узган зур хәрби парад. Минем бабаем шунда катнашкан: "Айга якын парадка әзерләделәр безне. Хәрби формаларны яңарттылар, штыклы мылтык бирделәр. Гөрләп сугыш барганда без парадка катнаштык. Сталин янына җитәрәк хәтта тирләп чыктык, аяклар калтырый башлады". Ел саен 9 Май бәйрәме көнне телевизордан парадны тынлык белән карый иде бабаем. Чөнки сугыш елларын искә алып, яшь солдатлар арасында күзләре белән һәрчак үзен эзләде: "262 нче полкның икенче рәтендә икенче идем мин!".

"Сугышчан батырлыклар өчен", "Мәскәү оборонасы өчен", "1942-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Гвардия күкрәк билгесе", "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел, 25 ел, 30 ел, 40 ел, 50 ел, 60 ел, 65 ел", "СССРның Кораллы Көчләренә 50 ел, 60 ел, 70 ел" медальләре, 1941 елда Мәскәү астында җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәү юбилей медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены - барысы да бабаемның батырлыгы билгесе.

Сугыш еллары үтеп, тыныч тормышта бабаем гомере буе авыл халкы өчен хөрмәтле карт булып яшәде, мәхәлләдә гадел мулла булып хезмәт итте. Ул әйткән салмак азан тавышы һәрчак күңелгә нур иңдерде. Ә балаларына ул чын үрнәк әти, оныкларына чын үрнәк бабай булды. 5 бала, 11 онык һәм 9 оныкчык - Шәрифулла бабаемның зур өметләр баглаган буын дәвамчылары, байлыгы, хәзинәсе. Аның тәрбиялелеге, холкының тынычлыгы һәм күңеленең михербанлылыгы балаларына да күчкән. Сәләтен дә бирә белгән. Кече улы Надир, минем әтием, бабаемның яраткан шөгыле - кортчылыкны дәвам итә, агачтан төрле җиһазлар, сыннар ясый. Рәсем сәнгате, картиналар ясау әтиемә дә, бабаемның олы улы Вольмир абыйга да күчкән. Ә бабаемның оныгы Сәйяр, минем абыем, киләчәктә профессиональ художник булырга укый.

Бүгенге көндә безнең арада булмаса да, Шәрифулла бабаемның ямь-яшел бакчасында акрын гына таягына таянып йөргәнлеге күз алдыннан һич тә китми. Үзе утырткан алмагачлары, куралары, озак еллар буе тоткан яраткан бал кортлары - барысы да элеккечә, барысы да аның турында сөйли.

Күпме еллар (хәтта сугыштан соң да!) ил өчен көрәшеп, тыныч тормышта гадел хезмәт итеп гомер кичерде бабаем. Картлык көнендә һәр ветеран кебек ул да туган ил ярдәменә мохтаҗ иде. Бөек Ватан сугышында катнашканнарны фатир белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелгәч, бабаем да бик өметләнде. Әмма яшьтәшләре, авылдашлары бу бүләкне сөенеп кабул иткәндә, ул читтә калды. Йорт-җире мәйданының юклы-барлы саннары аркасында закон кысаларына керә алмады. Әлбәттә, закон нигезендә шулай тиеш булгандыр. Ләкин бу бабаемның күңелен аеруча яралады, ул үпкә белән китте.

Аның каравы, Шәрифулла бабаемның үзе торгызган йорты изге урын сыман: биредә җылы да, якты да, чәй дә һәрчак тәмле. Ә иң мөһиме биредә киң күңелле ак бабаемның җан җылысы бар. Бу өй һәрвакыт безнең барыбызны үзенә җыяр, һәрчак сыендырыр. Сәйяр абыем Шәрифулла бабаем белән Кәүсәрия әбинең сурәтен ясады. Әлеге картинада бабай тормыштагыча горур, төгәл һәм шул ук вакытта юмарт кеше булып тора. Нәкъ менә шул сурәте аша ул һәрчак безне күзәтә һәм яклап тора сыман!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев