Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак күгәрчен бизи һаваларны –»Әтнә таңы»

Ак күгәрчен оча һаваларда Үз зарларын безгә сөйлиме? Аның күңеле дә безнекедәй Сагыш утларында көйриме? Ак күгәрчен иңли һаваларны Канат очларында җил йөри. Сиңа булган сагыну сагышдардан Җаным пыскып, яшерен койри. Ак күгәрчен оча һаваларда Зәңгәр күктә чиксез тирәнлек. Бары үзем генә беләм сине Ничек сөеп, янып көйгәнне. Ак күгәрчен...

Ак күгәрчен оча һаваларда

Үз зарларын безгә сөйлиме?

Аның күңеле дә безнекедәй

Сагыш утларында көйриме?

Ак күгәрчен иңли һаваларны

Канат очларында җил йөри.

Сиңа булган сагыну сагышдардан

Җаным пыскып, яшерен койри.

Ак күгәрчен оча һаваларда

Зәңгәр күктә чиксез тирәнлек.

Бары үзем генә беләм сине

Ничек сөеп, янып көйгәнне.

Ак күгәрчен бизи һаваларны

Бәхет теләп очсын пар булып.

Кавышырга язсын бу җиһанда

Мәңге аерылмас яр булып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев