Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак ладья”ның бүгенге җиңүчеләре

Бүген, 18 февраль көнне, районыбызның "Ашыт" спорткомплексында "Ак ладья" шахмат бәйгесенең район этабы ярышлары узды. Әлеге бәйгедә утызлап 2003 елгы һәм аннан да түбән яшьтәге шахматчылар катнашты. Алар командалап та, шәхси беренчелек буенча да уйнадылар. Ярышлар швейцар системасы буенча барды. - Бәйгенең җиңүче командасы булып, "Әтнә" командасы калды. 1-5 март...

Бүген, 18 февраль көнне, районыбызның "Ашыт" спорткомплексында "Ак ладья" шахмат бәйгесенең район этабы ярышлары узды.


Әлеге бәйгедә утызлап 2003 елгы һәм аннан да түбән яшьтәге шахматчылар катнашты. Алар командалап та, шәхси беренчелек буенча да уйнадылар. Ярышлар швейцар системасы буенча барды.

- Бәйгенең җиңүче командасы булып, "Әтнә" командасы калды. 1-5 март аралыгында Казанда үтәсе республика этабындагы ярышларга да алар барачак. Бу команда җыелма булмый, бер мәктәпнеке генә. Әлеге командада Мифтахова Азалия, Шәрәфиев Самат, Кәримов Камил, Бадиков Алмаз уйнады. Икенче урында - Бәрәскә мәктәбе командасы (Хәкимуллина Раушания, Фатыхов Инсаф, Сибагатуллин Искәндәр, Сәгъдиев Ильяс). Өченче урында - Яңа Шашы мәктәбе командасы (Һидиятуллина Язилә, Мөхәммәтҗанов Илсаф, Закиров Халим, Файзуллин Алмаз). Шәхси беренчелектә кызлар арасында: 1 урында- Мифтахова Азалия (Әтнә), 2 урында- Гиззатуллина Лилия (Комыргужа), 3 урында -Гарипова Ралия (Күңгәр). Малайлар арасында: 1урында -Шәрәфиев Самат (Әтнә), 2 урында - Кәримов Кәрим (Әтнә), 3 урында - Бадиков Алмаз (Әтнә мәктәбе). Һәр уенчы уеныннан мин канәгать, республика ярышына өмет баглап торам әле бүгенге уеннан соң...- диде районның шахмат тренеры Раил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев