Акча бирү дөресме икән?- Әтнәләргә Җәлил хәзрәт Фазлыев җавабы
- Без Кече Әтнәдә туып үсеп, хәзерге вакытта Олы һәм Яңа Әтнәдә яшибез, мәетләребезне туган авылыбыз зиратына җирлибез. Ата-бабадан калган зират дип, һәр елны аны чистартуда катнашабыз. Коймасын яңартканда акча бирдек. Шуңа карамастан Кече Әтнә мулласы һәрбер мәет өчен өч мең сум акча ала. Мондый хәл дөресме? Зират җирен сату...
- Без Кече Әтнәдә туып үсеп, хәзерге вакытта Олы һәм Яңа Әтнәдә яшибез, мәетләребезне туган авылыбыз зиратына җирлибез. Ата-бабадан калган зират дип, һәр елны аны чистартуда катнашабыз. Коймасын яңартканда акча бирдек. Шуңа карамастан Кече Әтнә мулласы һәрбер мәет өчен өч мең сум акча ала. Мондый хәл дөресме? Зират җирен сату булып чыкмыймы бу?
- Зират җирен сату дип аңламаска кирәк моны. Чынлап та, кайбер авыл Cоветлары читтән кеше алып кайтып күмсәләр, шул кадәр акча бирелергә тиеш, дигән карар чыгара. Андый карарны кайчагында мәхәллә дә кабул итә. Карар чыккан икән, үтәлергә тиеш. Барыбер икенче авылдан китереп күмгән булып чыгалар бит инде. Койма яңартканда акча биргәннәр икән, ул бер савап алган дип әйтергә кирәк. Карап, җыештырып тору бер дә ансат түгел.
Казаннан яки башка бер шәһәрдән алып кайталар, авыл халкы каберен казый, озата. Тегендә кыйммәтсенәләр яки күмәселәре килми. Әле тагын акча сорыйлар дип, тавыш чыгаралар. Сәдака бирмәсәгез күмдермибез дип, әле бер генә мәетне дә җир өстендә калдырганнары юк. Бер имам да мәет өчен акча сорамый. Кемдер шушы рәвешле акча җыеп баеп була дип уйлый икән, авылга кайтсын да мулла булып эшләп карасын. Бик күп авылларга мулла җитми. Зират өчен җаваплы өлкән кеше бар, акчаны ул сорап ала да, җыештыру, чистарту ихтыяҗлары өчен тота. Мәхәлләләребезнең яртысында мулла юк, һаман шул имамнарны "төрләндерәләр". Йә никах укыган, йә мәет җирләгән өчен акча ала, дип әйтүләре, шул җөмләдән. Менә без мәчетне җылыткан, яктырткан өчен, салымын да түлибез. Имам кайдан акча алырга тиеш? Мәчеттә салкын дип, шәхси йортларда җомга укытучы авыллар да бар. Кечкенә авылларда сәдака бик аз керә бит.
Чыганак:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев