Әтнә таңы

Акча гел хакимлек итәрме? "Мин коррупциягә каршы нәрсә эшли алам?"

Бүген коррупциягә каршы көрәш темасы иҗтимагый игътибар үзәгендә тора, РФ Президенты көн тәртибеннән төшми. Коррупция Россиянең социаль-икътисади үсешен кардиналь рәвештә тоткарлап кына калмый, милли проектларны тормышка ашыруга комачаулый

     Куркыныч социаль күренеш буларак,  коррупциянең сәбәпләре безнең тормыш рәвешендә ята, аны анализлау аерым аспектларны - икътисади, сәяси, социаль-психологик аспектларны билгеләүне таләп итә.

Шул ук вакытта юристлар өчен коррупциягә каршы көрәш - ул «төрле нормаларга туры ату» гына түгел, ә бу нормаларның кешеләр тарафыннан ничек кабул ителүен һәм реаль тормышта сынуын аңларга омтылу да.   Коррупциягә сәяси тотрыксызлык, законнарның үсешсезлеге һәм камил булмавы, хакимият институтларының нәтиҗәсезлеге, гражданлык җәмгыяте институтларының зәгыйфьлеге һәм ныклы демократик традицияләр булмау ярдәм итә.   

     Кызганыч, тормыштагы начар күренешләр белән безнең барыбызга да очрашырга туры килә. Җәмгыятебезнең барлык тармагына да үтеп кергән ул. Безнең бурыч - коррупциянең начар күренеш икәнен балаларга мәктәп яшеннән үк аңлату. 

Реклама

Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Ары башлангыч мәктәбендә, китапханәдә, мәдәният йортында балалар һәм аларның әниләре белән берлектә, "Мин коррупциягә каршы нәрсә эшли алам?" дигән темага әңгәмә үтте.     

-  Коррупция бигрәк тә киң таралган "тармакларны " балаларга аңлатырга тырыштык.  Бу үткәрелгән чарада (29 ноябрь)  коррупциягә карата тискәре караш уяту, аларның игътибарын әлеге начар күренешкә каршы көрәш ысулларына җәлеп итеп, намуслылык, гаделлек сыйфатларын тәрбияләү, шул рәвешле законнарны хөрмәт итәргә кирәк дип аңлаттык. Аларның битараф булмауларын аңладык. Балалар белән бергәләп, соңыннан рәсемнәр ясадык... - ди Ары мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова.

Ф.Кадимов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: