Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акчаң күп булса, рәхәтләнеп яндыр

Язгы чорга кердек. Республикада, шулай ук безнең районда да санитар-чистату икеайлыгы бара. Барлык җирләрдә территорияләрне, тирә-юнебезне кыш буе җыйналып килгән чүп-чардан чистартабыз. Шул ук вакытта җыйналган чүп-чарны, кипкән үләннәрне ягабыз да. Шуны истә тотып, янгын чыгу куркынычсызлыгын будырмый калу максатыннан, 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. "Әлеге...

Язгы чорга кердек. Республикада, шулай ук безнең районда да санитар-чистату икеайлыгы бара. Барлык җирләрдә территорияләрне, тирә-юнебезне кыш буе җыйналып килгән чүп-чардан чистартабыз. Шул ук вакытта җыйналган чүп-чарны, кипкән үләннәрне ягабыз да. Шуны истә тотып, янгын чыгу куркынычсызлыгын будырмый калу максатыннан, 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә.

"Әлеге айлык барышында чүп-чарларны, кипкән үләннәрне һич кенә дә ягарга ярамый. Инде яндырган очракта аңа аршы зур күләмдә штрафлар каралган. Гражданнарга 2 меңнән алып 4 меңгә, вазифаи затларга 15тән 30 меңгә, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штрафлар каралган. Күреп торасыз, штрафлар суммасы бик зур", - дип кисәтә районның янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин.

Узган елның шушы чорында ике гражданга һәм бер вазифаи затка штрафлар салынган. Гражданнарның берсенә 2, икенчесенә 4 мең күләмендә, вазифаи затка 15 мең сум штраф салынган булган.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев