Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акча оттың дисәләр – куанырга ашыкма

Соңгы вакытта мошенниклыкның бер төре буларак кабатланып торган схема буенча гражданнарның акчаларын урлау очраклары ешайды. Еш кына мондый ур­лау­­лар сатып алынган да­­рулар, авыр хәлдә калган якыннарга, туганнарга кичектермәс ярдәм кирәклеге кебек алдау юллары белән башкарыла. Өлкән кешеләрне алдауның да яңа юлларын табып кына торалар. Шундыйларның берсе - пенсионерларга бер тапкыр...

Соңгы вакытта мошенниклыкның бер төре буларак кабатланып торган схема буенча гражданнарның акчаларын урлау очраклары ешайды.
Еш кына мондый ур­лау­­лар сатып алынган да­­рулар, авыр хәлдә калган якыннарга, туганнарга кичектермәс ярдәм кирәклеге кебек алдау юллары белән башкарыла. Өлкән кешеләрне алдауның да яңа юлларын табып кына торалар. Шундыйларның берсе - пенсионерларга бер тапкыр гына бирелә торган 900 мең сум күләмендә акчалата ярдәм, яки 1300 сум күләмендә пенсиягә өстәмә акча турындагы уйдырма. Бу капкынга эләгеп, акчаларыннан колак кагучылар байтак. Мондый хәлдә калмас өчен нишләргә? Әтнә Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе, полиция майоры Фәнис Низамиев чит-ят номерлардан телефонга килгән хәбәрләргә, төрле шалтыратуларга карата игътибарлы булырга киңәш итә.
- Полиция хезмәткәрләре мондый очракта һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Әмма авыз пешкәнче, мондый хәлне булдыр­мый калу яхшырак, - ди ул.
Мәсәлән, сезнең телефонга зур гына отыш алдыгыз дип хәбәр килде, ди. Тик аны алу өчен комиссия чыгымнарын түләргә кирәк. Шатланырга ашыкмагыз - бу ялган. Куанычыннан нишләргә белмичә, уяулыкны югалткан ачык авызлардан файда алуга корылган ул. Сездә төрле бозым бар дигән хәбәрне дә чынга ала күрмәгез. Туганнарга акча кирәк дип хәбәр килсә, иң башта шалтыратып, якыннарыгызның үзләре белән сөйләшегез. Алдалауның тагын бер төре - онлайн алдау. Интернет аша дусларыгызның битеннән кереп, акча сорап язган хәбәр турында сүз. Берүк ышанмагыз, дус­тыгыз эше түгел, шул ук мошенниклар капкыны бу. Телефонга җибәрелгән ссылка аша кереп карау да акчаны үз кулларың белән алдакчылар кулына китереп бирүгә тиң булырга мөмкин. Монысы махсус вируслар ярдәмендә эшләнә. Шуңа да телефонга яки компьютерга антивирус кую отышлырак булыр.
Сакланганны саклармын дигән. Хәзерге заман технологияләре фай­да белән бергә зыян да китерергә мөмкин. Күпкә алданып, аз булса да үзебезнеке булган хәләл малларыбыздан коры калмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев