"Акча турында сөйләшкәндә йокымсырап утырырга ярамый"- "Әтнә таңы"
Киләсе елда Татарстан бюджетында чыгымнар 7,6 миллиард сумга күбрәк булачак дип фаразлана. Дөрес, 2017 ел казнасы тулысынча исәпләнеп бетмәгән әле. Алай да алда безне ни көтә дип баш ватасы юк. Президент акча турында сөйләшкәндә йокымсырап утырмаска киңәш итте. Хөкүмәт йортында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2016 елның тугыз аенда...
Киләсе елда Татарстан бюджетында чыгымнар 7,6 миллиард сумга күбрәк булачак дип фаразлана. Дөрес, 2017 ел казнасы тулысынча исәпләнеп бетмәгән әле. Алай да алда безне ни көтә дип баш ватасы юк.
Президент акча турында сөйләшкәндә йокымсырап утырмаска киңәш итте. Хөкүмәт йортында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2016 елның тугыз аенда Татарстан тупланма бюджетын үтәү нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Киңәшмәне Президент Рөстәм Миңнеханов алып барды. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, шушы чорда тупланма бюджетка салым һәм салымга бәйле булмаган 164,9 миллиард сум акча кергән. Республика бюджетына 136,7 миллиард сум акча җыйганнар. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, республика казнасында салым түләүләре 7 миллиард сумга кимегән. Ә менә тупланма бюджетта, киресенчә, арту сизелә. Бу - шул исәптән физик затларга салына торган салым түләүләренең артуына да бәйле. Агымдагы елның тугыз аенда әлеге сан 11 процентка арткан.
Татарстан бюджетына - 31,2, җирле казналарга исә 13,6 миллиард сум акча кергән. Салымнарны вакытында түләргә кирәк икәнен киңәшмәдә катнашкан Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та искәртте. Тупланма бюджеттагы чыгымнар 169 миллиард сум тәшкил итә. Шуның 145,6 миллиард сумы республиканыкына туры килә.
"Быелның тугыз аенда республика учреждениеләре бюджеттан тыш 5,1 миллиард сум керем алган. Бу - узган елга караганда күбрәк", - диде министр. 1 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, дәүләт бурычы 95,1 миллиард сум тәшкил иткән. Ел башы белән чагыштырганда ул 3,8 миллиард сумга арткан. Радик Гайзатуллин моны федераль казнадан бюджет кредиты алу белән бәйләп аңлатты. Рубльгә бәйле үзгәрешләр дә тәэсир иткән, әлбәттә. Киләсе елда казнада чыгымнар керемнәргә караганда 7,6 миллиард сумга күбрәк булачак дип фаразлана.
2017 ел бюджетын фаразлаганда бер баррель нефть бәясен - 40 доллар, доллар курсын - 65 сум, ә инфляцияне 4,9 проценттан чыгып исәпләгәннәр. Министр әйтүенчә, керемнәр - 166,8, чыгымнар исә 174,4 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шунысы да бар: әлегә бюджетта федераль акчалар исәпкә алынмаган. Икътисадый тотрыксызлык аркасында былтыргы бюджет бер еллык итеп кенә кабул ителде. Киләсе елга фаразларны 2018-2019 елларны да исәпкә алып төзегәннәр.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов җитдирәк булырга да киңәш итте. Акча турында сөйләшкәндә йокымсырап утырырга ярамый, диде ул, залда утыручыларны шелтәләп. Вакыты да, урыны да ул түгел!
("Ватаным Татарстан", /№ 153, 18.10.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев