Акчага һич тынгы юк - "Ватаным Татарстан" газетасы

Акчаң булса да кыен, булмаса да. (Казан, 19 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). "Ак Барс" банкы ябыла! Бу көннәрдә кесә телефоны кабат әнә шундый эчтәлектәге смс-хәбәрләр белән тулды. Кредит оешмасы җитәкчелегенә рәсми рәвештә мәгълүмати һөҗүмне кире кагарга туры килде хәтта. Әйтүләренә караганда, борчылырга сәбәп юк, дип яза "Ватаны Татарстан"...
Акчаң булса да кыен, булмаса да.
(Казан, 19 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). "Ак Барс" банкы ябыла! Бу көннәрдә кесә телефоны кабат әнә шундый эчтәлектәге смс-хәбәрләр белән тулды. Кредит оешмасы җитәкчелегенә рәсми рәвештә мәгълүмати һөҗүмне кире кагарга туры килде хәтта. Әйтүләренә караганда, борчылырга сәбәп юк, дип яза "Ватаны Татарстан" газетасы хәбәрчесе.
"Акчаң булса да кыен, булмаса да. "Ак Барс" банкы ябылу турындагы смс-хәбәрдән соң хисап счетындагы барлы-юклы акчамны салдырырга дип банкомат эзләп аңым чыкты. Йә чират, йә банкомат эшләми", - дип язган социаль челтәрләрнең берсендә үзен Илһам дип таныштырган ир-ат. Бу көннәрдә хисап счетындагы акчасы өчен борчылучылар кабат күбәйде. Сәбәбе әлеге дә баягы кесә телефонына килүче шикле смс-хәбәрләргә бәйле. Кредит оешмасының лицензиясен алалар, дип куркыталар. "Ак Барс" банк җитәкчелеге моны мәгълүмати һөҗүм дип атады һәм борчылмаска киңәш итте.
"Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла. Банкоматлар акча белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән, аларның эшендә хилафлык юк", - диелгән кредит оешмасы сайтындагы хәбәрдә. Банкның матбугат хезмәте әйтүенчә, халык арасында ялган мәгълүмат таралу аркасында, рәсми рәвештә аңлатма бирергә мәҗбүр булганнар. "Банкның ышанычлылыгы тотрыклы финанс күрсәткечләре белән раслана. Быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә караганда, "Ак Барс" банкы 357,6 миллион сум чиста табыш алган. Капитал нормативлары тиешле дәрәҗәдә саклана. Әлеге күрсәткечләр банкның хәле тотрыклы булуын раслый һәм ул кертемчеләре һәм хезмәттәшләре каршында үз вазыйфаларын тиешенчә үти ала", - диелгән банк хәбәрендә.
Бу атнада Россия Үзәк Банкының "Русский инвестиционный альянс" банкының лицензиясен алуы турында да билгеле булды. "Русский Инвестиционный альянс" (акционерлык җәмгыяте) "РИАБАНК" коммерцияле банкы кредит оешмасының банк операцияләрен гамәлгә ашыру өчен бирелгән лицензиясен алу хакында карар кабул ителде", - диелә Россия Үзәк Банкы хәбәрендә. Быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча "Русский инвестиционный альянс" РФ банк системасында 317 нче урында торган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/19/146683/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.8800
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.8100
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.8500
-
22 гыйнвар 2021 - 16:35Казанда коронавирустан тагын өч вакцинация пункты ачылды Covid-19дан прививканы 60 медицина учреждениесендә ясарга була, тагын 11дә алдан язылу алып барыла.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 16:11Дусым авылында яшәүче туганнан туган абыебыз Кашшапов Рәфкать Кашшап улының 22 гыйнварда 85 яшь тулган көне. Олы хөрмәткә лаеклы туганнан туган абыебыз, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тән сихәтлеге4100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:09Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.10600
-
22 гыйнвар 2021 - 13:0022 гыйнварга көндәлек йолдызнамә Бүген йолдызлар нәрсә вәгъдә итә икән9400
-
22 гыйнвар 2021 - 11:30Венгрия «Спутник V» препаратын коронавирус инфекциясенә каршы куллануны хуплады Препарат тизләтелгән процедура буенча теркәлде.7700
-
22 гыйнвар 2021 - 10:25Татарстан укучылары финанс грамоталылыгын онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак 2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен «финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.5200
-
22 гыйнвар 2021 - 09:35Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? "ЮИД" берләшмәсендә "юл билгеләре иленә сәяхәт"дип исемләнгән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәрес узды.8400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.23200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.43900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.75300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.37600
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.29900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика