Әтнә таңы

Акчагыз күп булса, бу мәкаләне укыгыз

Янмыйм дисәң акча утларында... Акчасын "янган" банкларда саклаган урта сыйныф вәкилләре бүген яңадан чәч йолкырга мәҗбүр. Бу юлы акчасын югалткан бизнес түгел, ә банкта "янгын" чыгар алдыннан гына акчасын алып калган катлауның теңкәсен корыталар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) аларны акчаны кире кайтарып бирүне таләп итеп судка бирә һәм ...ота. Менә...

Янмыйм дисәң акча утларында...


Акчасын "янган" банкларда саклаган урта сыйныф вәкилләре бүген яңадан чәч йолкырга мәҗбүр. Бу юлы акчасын югалткан бизнес түгел, ә банкта "янгын" чыгар алдыннан гына акчасын алып калган катлауның теңкәсен корыталар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) аларны акчаны кире кайтарып бирүне таләп итеп судка бирә һәм ...ота.

Менә күз алдына китерегез әле: сезнең еллар буе кысылып җыйган ике миллион сум акчагыз бар иде ди. Акчаны инфляциядән сакларга теләп, процентлары да тамып торыр дип, аны "Татфондбанк"та сак­ладыгыз һәм, фатир алырга яисә башка берәр чыгымыгызны капларга кирәк булгач, банктан барып алдыгыз. Шуннан соң бер-ике атна вакыт үтүгә, банк­тагы хәлләр турында хә­бәрләр ишетәсез hәм, билгеле, шөкер итәсез: "Аллага ш­­ө­кер, вакытында алып калдым". Тик иртәрәк шатланасыз. АСВның кулы озын. Ул банк хисапларын җентек­ләп тикшерә һәм күрә: кемнәрдер, тәртип бозып, банк хисабындагы мил­лионнарын алып өлгер­гән. Һәм сезгә шундый тәкъ­дим ясала: "Ике миллионны кире кайтарып бирегез, без аның иминият­ләшетерел­гән миллион 400 мең сумын сезнең кулыгызга тоттырабыз, шуннан арткан акчагыз исә "яна". Сез инде аптырашта: акчаны бик кирәк булганга алуыгызга дәлил­ләр китерәсез, моңа хакыгыз барлыгын исләренә төшерәсез...

Әмма түрәләр кырыс. Алар сезне, алдан килешеп, банкны "яндыру"­да катнашуда гаепли, әле ярый тикшерү изоляторындагы банк җитәкчеләре янына илтеп япмыйлар, бары тик акчагызны (үз акчагызны) кире кайтарып би­рүне генә таләп итәләр. Карышасыз икән, суд көтә. Суд карары исә Кер­тем­нәрне иминиятләштерү фондын яклый. Акчаны тотып бетердем, дип аклану да файдасыз. Суд приставлары милкеңне сатып, акчаны кайтарып бирергә мәҗбүр итәчәк. Сатарлык милкең булмаса, банкротлыкка чыгарачаклар. Судлар мондый эшләрне бик тиз, ун-унбиш минут эчендә карый, дип зарлана "янган" банк­тан акчасын алып калу бәхетенә ирешүчеләр. "Тат­фонбанк"тан акчасын алып калган 400 шундый "бәхет­ле" кешене бүген АСВ талкый дип әйтәләр. Рос­сия­дәге "ауган" банкларның шундый "бәхетле" клиентлары меңнәр белән исәп­ләнә. Физик затлар гына түгел, юридик затлар да АСВның "озын кулы"ннан интегә бүген. Төзелеш фирмасы хуҗасы булган бер адәм 8 миллион сум акчасын банкка салган да, яңа заказ булуга, банк килешүен өзеп, акчасын эшкә җиккән. Хәзер аны депозитка салынган акчаны вакытыннан алда алуда гаеплиләр һәм акчаны кайтарып бирүне таләп итәләр.

Аек акыл белән уйлап караганда, йортка ут капканны күргән һәркем өй эчендәге малын чыгарып калырга тырышырга тиеш бит инде. Берәүне дә артык күп малыңны саклап кал­гансың, бер өлешен кире утка ташла, дип гаепләп булмый. Кертемнәрне ими­ният­ләштерү фонды исә халыктан нәкъ менә шуны - инде янган банк карынына акчаны кире ыргытуны таләп итә.

Реклама


Банк депозитына зур суммада акча салучыларны эзәрлекләүнең юлы бу гына түгел. Хәзер банклар хисаптагы акчаның хәләл юл белән табылуы турында белешмә дә таләп итәләр, син китергән кәгазьләрдә дәлилләр ышанычлы түгел дип табылса, шулай ук акчаңны кире кайтарып алу мөмкинлеген югалтасың. Судлашып, юристларга бик күп акча тотып, бәлки, акчаңның урлап җыелма­ган­лыгын да исбатларсың, тик аңарчы бик күп вакыт үтәчәк шул. Дөрес, әлегә акчаны бер банктан икенче­сенә күчерү мөмкинлеген бирәләр икән. Әмма күче­р­гәндә, зур суммадагы акчаны комиссия итеп, банк белән уртаклашырга туры киләчәк. Аннан соң матавык икенче банк белән башланса...

Баксаң,чит ил банкларында мондый гамәлләр күптән бар икән инде. Тик аларда эш бераз гадирәк. Банкка акча салганда, мөлаем гына кабул итәләр дә бераздан хисапны "бик­ләп куялар". Акчаң дөрес юл белән табылуы турында белешмә китергәнче, хи­сабың "богау"да була. Тиешле кәгазьләр китерү белән, рәхим ит, хисаптагы акчаны хәрәкәткә китерә аласың. Чит илгә урлап акча чыгарган күп кенә Россия түрә­ләре аһ итә бүген. Фран­циядә, әйтик, шундый бер карак түрәнең 3 миллион доллар акчасы бикләнеп калу турында танышлары социаль челтәрдә хәбәр итә әнә. Россия олигархы Сө­ләй­ман Кәримов (Вашингтон исемлегендә бүген) чит илгә капчыклап акча ташыды да Яңа ел алдыннан гына банктагы хисаплары бик­ләнде, үзен йорт тоткынлыгына утырттылар. Россия­нең югары җитәк­челеге авызыннан чыккан яклау сүзләренең дә файдасы булмады.

Бүген бөтен дөньяда талгын гына банк кризисы пыскып ята. Элек яраган кагыйдәләр бүген ярамый. "Банк сере" дигән төшенчә үзенең актуальлеген югалтты. Банкка салганда, ул ак­чаң белән яхшылап бәхил­ләшергә кирәк. Йә ...

Тулысынча укырга: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=254

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: