Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акчагыз күп булса гына, урамга шакшы су...

Яшерен-батырын түгел, өйдәге бар шакшыны урамга чыгаручылар бар, шул исәптән өйдә җыйналган шакшы суны да чиләкләп урамга түгәләр. "Минем түккәнем юк", дип әйтергә ашыгабыз инде. Тик кыш көне кем түккәнен сорап торасы юк, капка төбе алдындагы урам үзе әйтеп тора, чөнки ул бозланып ката. - Әйтеп тә, күз йомып та...

Яшерен-батырын түгел, өйдәге бар шакшыны урамга чыгаручылар бар, шул исәптән өйдә җыйналган шакшы суны да чиләкләп урамга түгәләр. "Минем түккәнем юк", дип әйтергә ашыгабыз инде. Тик кыш көне кем түккәнен сорап торасы юк, капка төбе алдындагы урам үзе әйтеп тора, чөнки ул бозланып ката.

- Әйтеп тә, күз йомып та карыйбыз, тик бер уңайсызлыгы: урамнарны кардан чистарткан вакытта тракторларга читенлек тудыра. Шунлыктан, кисәтергә мәҗбүрбез. Хөрмәт ике яклы булсын, без сезнең яшәеш өчен уңай шартлар тудырабыз, ә сез менә шундый тәртипсезлекләр белән шөгыльләнмисез. Моннан соң урамга шакшы су түгүчеләрне дә җавапка тартачакбыз. Бу эшне эшләүче кешеләргә ике төрле чара күреп була, авыл җирлеге үзе административ җаваплылыкка тарта ала, я булмаса, "Роспотребнадзор" вәкилен чакыртабыз. Ә штраф суммалары аз түгел...- дип кисәтә Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов. Тыңлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев