Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер куркыныч бар

Глобаль җылылык турында ишетмәүчеләр сирәктер хәзер.

Моның начар тәэсире еллар узгач түгел, хәзер үк сизелә башларга мөмкин. Корылыкның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын 2010 елны күрдек инде. Аз уңышны да бер атна эчендә җыеп чыгу мөмкин булды.

Хәер, сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, хәзердән үк нәрсәсе белән начар ул җылылык диярсез. Эш шунда, әле язга кермәдек, әмма басу-кырлар каракучкыл балчыклары белән каршы ала башладылар. Соңгы көннәрдә яуган карга артык  өмет белән карарга кирәкми - чөнки ул "диңгездәге бер тамчы" гына булды. Дөрес, мартта да шарт иткән суыклар була әле диләр иде борынгылар. Менә шунысы куркыта да инде. Чәнки уҗымнар калын "юрган"нан мәхрүм булдылар. Тагын бер куркыныч бар - бу очракта язның бер көне ел туйдыра әйтемен искә төшерик. Язгы чәчүгә керешкәндә, туфракта дымның тиешле дәрәҗәдә калмавы да бар.  Бу очракта сусаклагычларны гына түгел, кар тотуны да актив кулланырга кирәк. Күрәсездер, агач посадкалары буенда кар бик калын әле. Басу-кырларда менә шуны куллану кирәк.

Әйе, бу бер фикер генә. Әмма дәлилләре күзгә бәрелеп тора бит. Ни генә димәсеннәр, бу җылынуларның ахыры хәерле булсын инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев