Әтнә таңы

Акка күчер, сакла, дөньяга чыгар...

Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. 11.30 сәгатьтә Казанда шагыйрьнең 1 Май мәйданында куелган һәйкәленә чәчәкләр салу узачак.Россия күләмендә М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган «Җәлил исемен...

Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. 11.30 сәгатьтә Казанда шагыйрьнең 1 Май мәйданында куелган һәйкәленә чәчәкләр салу узачак.Россия күләмендә М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган «Җәлил исемен мәңгеләштерү» презентациясе узачак. Музейга килүчеләр шагыйрьнең төрле елларда басылган шигырь китапларын да күрә алачак.

Көн дәвамында музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәсе эшләячәк. Бүген шулай ук Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен иң матур уку бәйгесендә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылачак.

************************

Һәр халыкның милли-мәдәни йөзе, аң үсеше дәрәҗәсе, беренче чиратта, энҗе бөртегедәй балкыган әдәби җәүһәрләре, мактанычын, горурлыгын, үткәнен һәм киләчәген билгеләгән иҗади мирасы белән бәяләнә. Олы, бай һәм чал тарихлы, Тукай, Дәрдемәнд, Такташ һәм Туфанлы ХХ йөз татар әдәбиятын үлемсез шигырьләре белән мәңгеләшкән Муса Җәлил исеме дә бизи. "Моабит дәфтәрләре" белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес ул. Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар - инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлил нең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. 15 нче февраль - патриот- шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алу көне. Менә алар җәлилчеләр: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохараев. Алар - коточкыч сугышның корбаннары... Халкыбызның газиз уллары горур рәвештә мәңгелеккә күчтеләр... Мәңгелек дан аларга! Алар үлмәделәр! Алар туган илебезгә җырларында, шигырьлә рендә әйләнеп кайттылар! Батырлар исеме үлемсез!

******

Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Хәтта шаян, күңелле, шук шигырләре дә кан түләп алынган. Алар - көрәшче шигырьләр. Батыр шигырьләр. Алар тоткынлыкта да батыр булып тудылар һәм шунда ук көрәшкә ташландылар. Мин алар алдында баш иям. М.Львов, рус шагыйре

********

Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора. Соңгы җырым палач балтасына Башны куйган килеш языла, - дип әйтә алган кеше - шәхес, һәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу - бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның һәм яхшылыкларның җиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк. К.Кулиев, балкар шагыйре

********

Әйтче, Муса, Мондый батырлыкны Кай җиреңдә саклап йөреттең? Кемнән алдың шундый горурлыкны, Нинди ялкыннарда чыныктың? С.Кудаш, башкорт шагыйре

********

Реклама

Муса Җәлил үзенең кыска, әмма якты поэтик юлында батырлыкка һәм үз каны белән дә расланган иҗади батырлыкка дан җырлады, безгә киләчәк буыннар да хөрмәт белән искә алырлык, мәңге сүнмәс васыять һәм наказ калдырды. Эдуардас Межелайтис, литва шагыйре

"МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ" ТАРИХЫ

М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтуы - үзе бер тарих. Беренче дәфтәр - гарәп хәрефләре белән язылганы - 1946 нчы елда кайта. Аны 1944 нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга. Димәк, Нигъмәт исемле милләтәшебез иң беренче булып М.Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы, шул чор шартларыннан чыгып караганда, бу юлда каһарманлык күрсәтүче. Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул әлеге дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М.Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. Билгеле булганча, шушы дәфтәрнең бер битендә ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган. Анда болай диелә: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил... 1942 нче елны сугышка килде һәм, әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен алтмышын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар, минем васыятем шул. М.Җәлил, 1943, декабрь»

Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вәкилле- генә тапшыра. Әнә шул юл белән туган Татарстаныбызга кайта. Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь тупланган. Димәк, барысы йөз дә унике әсәр. Әмма аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана. М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре "Моабит дәфтәре" исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм. Аларны тыңлаганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына, аның бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә, шул исәптән, иҗат ителгән җир телендә - алманча да яңгырадылар. Аларны укыган һәркем татар шагыйренең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.

БАТЫРЛЫК ҺӘМ ТАЛАНТ ГӘҮДӘЛЕНЕШЕ

М.Җәлилнең бөек шигъри югарылыкта иҗат итүенең сәбәпләре нинди? Беренчедән, ул татар шигъриятенең күп гасырлык олы традицияләренә таяна. Мәдрәсәдә, Оренбург укытучылар мәктәбендә белем алганда, ул Шәрыкның бай әдәбияты белән дә таныша. Университетта әдәбият-сәнгать казанышларының дөньякүләм үрнәкләрен үзләштерү аның караш офыкларын тагын да киңәйтә. Дөрес, аңа иҗатын билгеле бер идеология мохитендә, ягъни инкыйлабый эчтәлеккә өстенлек бирелү шартларында башлап җибәрергә һәм алып барырга туры килә. Бу хәл шигъри фикерләүнең юнәлешенә генә түгел, әсәрләрнең шәкеленә дә нык йогынты ясый. Ләкин шулай да аның иҗатында гомумкешелеккә хас булган уй- хисләр дә шактый актив. Аның каләменә сөю, бәхет темалары да ят түгел. Кечкенә кешенең дөнья белән очрашканда туган самими тәэсирләре бу иҗатта эзлекле ачыла. Шул ук вакытта шагыйрь эпик киңлектән дә качмый. Поэма, либретто кебек катлаулы жанрларга да мөрәҗәгать итә. Аны чын мәгънәсендә бездә опера һәм балет либреттоларын булдыруны оештыручы, үзе дә бу өлкәдә актив иҗат итүче дип санарга кирәк. "Алтынчәч" операсының либреттосын иҗат итүе М.Җәлилнең халык әдәбиятын, аның мифологиясен, көнчыгыш традицияләрен һәм музыкаль жанрлар үзенчәлеген яхшы үзләштергән иҗатчы булуын раслый. Муса Җәлилне талантлы шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң әүвәл аны туган илебез зурлады. 1956 нчы елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң "Моабит дәфтәрләре" өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә - Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.

МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДАГЫ КИНОФИЛЬМНАР

«Кызыл ромашкалар» - телевизион фильм, Эрих Мильшта (Мюллер) сценарие; «Моабит дәфтәре» - нәфис фильм, «Ленфильм». Сценарий авторлары - Владимир Григорье, Эдгар Дубровский, Сергей Махмудбеков; «Тормыш - җыр» - Казан киностудиясе.

МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДАГЫ ЯЗЫЛГАН ПРОЗА ӘСӘРЛӘРЕ

Р.Ишморат «Үлмәс җыр» Г.Хужиев «Безнең Муса» Р.Бикмухаметов «Муса Джалиль» Ж.Молдагалиев «Җыр турында җыр» Ю.Корольков «Через сорок смертей» Н.Исәнбәт «Муса Җәлил» А.Рошка «Безнең Муса» Ш.Маннур «Муса» Г.Әпсәләмов «Агыла да болыт агыла»

МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ЯЗЫЛГАН СӘХНӘ ӘСӘРЛӘРЕ

Н. Исәнбәт «Муса Җәлил» Р. Ишморат "Үлмәс җыр" Т.Миңнуллин "Моңлы бер җыр" "Җәлил" операсы. (Н. Җиһанов мызыкасы, Ә. Фәйзи либреттасы).

https://edu.tatar.ru/upload/images/files/Тылсым+6_2015-2016.pdf

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: