Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Актанышта кунакта

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендә республика районнары башлыклары Актаныш районының милли мохитен, мәдәниятен, милли мәгарифен өйрәнү максатыннан эшлекле сәфәргә килде.

Безнең район главасы Габделәхәт Хәкимов та биредә үткәрелгән чарада катнашты.

Кунаклар иң элек районның милли мәдәният буенча алып барылган эшчәнлеге белән танышты. Моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Милли мәгариф белән танышу йөзеннән 6нчы «Каенкай» балалар бакчасында булдылар. Биредә нәниләр аларны татар, рус, инглиз телләрендә сәламләде. Үзләре белән бергәләп «Туган тел» җырын җырлатты, Тукай шигырьләрен сөйләтте.

Марат Әхмәтов балалар бакчаларында туган телне өйрәтү буенча җиһазларның, дидактик материалларның җитү- җитмәве белән дә кызыксынды.

Соңыннан түгәрәк өстәл янында район башлыгы Энгель Фәттахов туган телне саклау, милли тәрбия буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. «Районда милли тәрбия бирү буенча концепция булдырылды. Шуның нигезендә эш алып барыла. Киләчәккә нинди буын калдырабыз, җәмгыятьнең киләчәге шуңа бәйле. Балаларга белем һәм тәрбиянең нигезе балалар бакчаларыннан ук салына башларга тиеш», — диде ул.

«Укучыларга татар телен камил белү өстенә, рус телен дә белергә, инглиз телен аралашырлык дәрәҗәдә өйрәнү бурычын куябыз. Болар өстенә, мәдәният чараларын татар телендә алып барабыз. «Актаныш таңнары» газетасы, Актаныш телевидениесе, Актаныш радиосы тапшырулары тулысынча татар телендә чыга, алып барыла. Без 90 проценттан артык халкы татар булган район буларак телебезне, милли мохитне саклау буенча кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез, — диде район башлыгы.

«Актаныш тәҗрибәсе бик күп районнарга үрнәк. Үзегезгә кайткач район мәгариф идарәсе җитәкчеләренә туган телне өйрәтү буенча таләпләрне катгыерак куйсагыз, аны өйрәнүгә кызыксындыру тудыручы чараларны да карасагыз иде. Телебезне саклауда телне өйрәтүче һәм иң оста сөйләүче мобиль төркемнәр булдырдык. Алар районнарга чыгачак. Чөнки җыр- бию аша гына әдәби телне камил белеп булмый», — дип үз фикерен белдерде Марат Әхмәтов.

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/v-respublike/respublika-rayonnary-bashlyklary-aktanyshta-eshlekle-sfrd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев