Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алабугада Рифат белән Адель сокландырды...

Алабугада ике көн дәвамында 15-17 февраль көннәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә республикакүләм көрәш бәйгесе үтте. Монда 40тан артык команда, 500 дән артык көрәшче катнашты. Шулар эчендә Казан, Әлмәт, Чаллы кебек зур шәһәрләрдән килгән, махсус мәктәпләрдә әзерләнгән көрәшчеләр бар һәм безнең Руслан Сафин өйрәткән, РТның иң кечкенә бер авылыннан...

Алабугада ике көн дәвамында 15-17 февраль көннәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә республикакүләм көрәш бәйгесе үтте. Монда 40тан артык команда, 500 дән артык көрәшче катнашты. Шулар эчендә Казан, Әлмәт, Чаллы кебек зур шәһәрләрдән килгән, махсус мәктәпләрдә әзерләнгән көрәшчеләр бар һәм безнең Руслан Сафин өйрәткән, РТның иң кечкенә бер авылыннан - Әтнәдән барган көрәшчеләр дә шулар янәшәсендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Билгеле ярышның безнең көрәшчеләргә ни дәрәҗәдә авыр булганлыгын күзаллау кыен түгел.

Тик безнекеләр дә югалып, каушап кала торганнар түгел. "Бөтен көчләрен биреп көрәштеләр. Сөбханалла, дип сокланып карап утырдым, өметле егетләребез бар. Аллага шөкер, ике егетебез - Фомин Рифат (Күшәр), Гыйлаҗев Адель (Күәм) шулкадәр тырышып, җиңәбез дип көрәштеләр. Алар 48 кеше арасыннан 5 нче урында калдылар. Гыйлаҗев Адельгә өчлеккә керергә 1 очко гына җитми калды. Күзләре мөлдерәп тулган вакытлар да булды. Тренер егетебез Сафин Русланның хезмәте, тырышлыгы күренеп тора. Бүгенге көндә көрәш түгәрәгенә 50 дән артык 12 яше тулмаган кечкенә малайлар йөри. Яратып шөгыльләнәләр. Димәк киләчәгебез бар, булдыра икән бу егетләр, Алла боерса, дип куанып утырдым. Үзебезнең команда бар, читләргә ялынасы юк. Күңелләре азрак төшсә дә, көрәшчеләребез менә шуны аңлап кайттылар...- ди Спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. Күрергә, уңышларына куанырга язсын.

Фомин Рифатның көрәшкән вакыты

Гыйлаҗев Адельнең көрәшкән чагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев