Алар миңа якын, кадерле
Агымдагы елның 10 гыйнварында чыккан "Әтнә таңы"ның беренче санын укыгач, йөрәк түрендә йөрткән иң якты хатирәләрем белән уртаклашасым килде.
1976-77 нче еллар. Казанда эшләгән чорым. Кемнәндер ишетеп, иптәш кызым белән "Саз" ансамбленә киттек. Ансамбль җитәкчесе Рифкать абый Гомәров безне беренче тыңлау белән үзләренә алды. Ул вакыттагы күңелле мизгелләр, иң кадерле истәлекләр хәзер инде төштә күргән кебек кенә. Ансамбльдә солист булып Алмаз Хамзин эшләде, үзенең мәзәкләрен сөйләп без яшь кызларның эчләрен катырып бетерә иде. Рифкать абый сызылып киткән кара кашлы, озын буйлы, ачык йөзле, бик чибәр кеше иде. Без аңа барыбыз да гашыйк идек. Яңа җырлар өйрәнүдән тыш без районнарга чыгып концертлар куеп йөрдек. Шулай бер октябрь бәйрәмендә, без "Саз" кызлары телестудиягә бәйрәмдә катнашырга бардык. Анда Заһид абый Хәбибуллин, Флера апа Сөләйманова һәм башка күп кенә шәхесләр катнаштылар. Шунысы истә калган: Заһид абый скрипкасында уйный башлады да, уйный да уйный туктата гына алмыйлар бит. Ә Флера апаның кигән кофтасы әле дә булса күз алдымда: ак җирлеккә зур зәңгәр түгәрәкләр төшкән бик матур кофта иде ул. Нәкъ шундый итеп апам миңа да кофта тегеп бирде. Шул кофтаны киеп, мин сәхнәләрдә җырлап йөрдем.
Икенче хатирәм "Миңлекамал" спектакле турындагы мәкаләне укыгач яңарды. Сагынуга түзә алмыйча, Казаннан кире Әтнәгә кайтып киттем. Сабиров Мөбарәк абый мине вакытлыча клубка эшкә алды. Мин кечкенәдән театр сәнгатенә гашыйк идем. 9-10 классларда укыганда Камал театры артисткасы Флера апа Хәмитова белән хатлар да алыштым әле, янәсе артистка булам. Клубта эшләгәндә "Миңлекамал" спектакле белән театрлар фестиваленә бардык. Шунда миңа да бер кечкенә генә рольне башкарырга туры килде. Сәхнәгә чыкканда мин чырылдап кычкырырга тиеш, әмма үзем " ничек кенә кычкырыйм инде",- дип борчылам. Минем чыгар вакыт җиткәч, кемдер бик каты итеп чеметеп җибәрде, авыртудан чырылдап ничек чыгып киткәнемне дә сизми калдым. Ул чеметүче - Гомәр абый Мәрдәнов иде. Әтнә дәүләт драма театры куйган "Миңлекамал" спектаклен мин дә карадым. Әмма минем күз алдымда шул чорда уйнаган Рәфкать абый белән Гөлнур апай, Җәүһәрия апай, Галимә һәм Вәсилә апайлар, Илсөяләр тордылар. Рәфкать абыйның кылый Хәлиме, күзләрен кылыйландырып уйнавы, үзе генә дә ни тора! Мин шул үзешчән артистларны карап үскән буын. Нигәдер минем күңелемә аларның уйнаулары якын һәм кадерле.
Соңгы елларда элемтә өлкәсендә эшләгәндә дә сирәк кенә булгани сәнгать чараларында бик теләп, очынып-очынып катнаштым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:11Сөт саву арта 25 май көненә Татарстан буенча көнлек тулай савым 4222,1 тонна тәшкил итә.5400
-
28 май 2022 - 14:21Әллә кими, әллә арта Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән5100
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.6400
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.9500
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.18700
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.13100
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.19600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.18500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10100
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6200
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.13501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.11400
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10100
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада узаИгътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.7500
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.43000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.36700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика